Барлык яңалыклар
Рәсемханә
4 август 2021, 12:06

“Бабай утары” әкият иленә әверелде

Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы янындагы «Бабай утары» музей-комплексында агачтан эшләнгән әкияти сыннар фестивале узды.

“Бабай утары” әкият иленә әверелде
“Бабай утары” әкият иленә әверелде

Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы янында ачык һавада урнашкан «Бабай утары» татар тарихи-мәдәни музей комплексында агачтан эшләнгән сыннар фестивале узды. Биш көн дәвам иткән бәйгедә 19 сынчы катнашты. Алар Башкортстаннан  һәм Русиянең 12 төбәгеннән җыелганнар иде. Ярыш татар халык әкиятләрен, аларның персонажларын, милли фольклорыбызны халык арасында популярлаштыру максатын куйды. Русия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов, Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге оештыру мәшәкатьләрен үз өстенә алды. 

Сынчылар үз көчләрен биш номинациядә сынады: осталык, композиция, катлаулылык һәм гомум композиция бөтенлеге.

Фестивальнең призлар фонды да зур иде: беренче урынга – 100 мең, икенче урынга – 70 мең, өченче урынга – 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылды. “Тамашачылар мәхәббәте” номинациясендә җиңүче 30 мең сумлык призга лаек булды.

Тәкъдим ителгән эшләргә абруйлы жюри бәя бирде. Аның составында Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Камил Ибраһимов, Башкорт дәүләт педагогия университетының художество-графика бүлеге укытучысы Алик Азнабаев һәм Русия Журналистлар берлеге  әгъзасы, рәссам Рузил Имамов эшләде

Фестивальдә катнашучылар туган якларына кыйммәтле бүләкләр алып кайтып китте.

Рүзил ИМАМОВ фотолары.

“Бабай утары” әкият иленә әверелде
“Бабай утары” әкият иленә әверелде
“Бабай утары” әкият иленә әверелде
“Бабай утары” әкият иленә әверелде
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: