Бөек Җиңүгә - 80 ел
9 Октября , 05:49

Земфира Муллагалиева. Түз, җаным...

Земфира МУЛЛАГАЛИЕВА  ТҮЗ, ҖАНЫМ    Йолдыз диңгезендә җилкәнле Ай  Гомер буе Җирне тирәли.  Җир ярына килү аянычлы,  Җан сагышы читкә җибәрми:  – Түз, җаным, – ди. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Земфира Муллагалиева. Түз, җаным...Земфира Муллагалиева. Түз, җаным...
Земфира Муллагалиева. Түз, җаным...
Земфира МУЛЛАГАЛИЕВА
 
ТҮЗ, ҖАНЫМ
Йолдыз диңгезендә җилкәнле Ай 
Гомер буе Җирне тирәли.
Җир ярына килү аянычлы,
Җан сагышы читкә җибәрми:
– Түз, җаным, – ди.
 
Йолдыз диңгезендә җилкәнле Ай 
Бер сызыла, янә бер тула.
Болыт дулкыннарын ерып чыкса, 
Төбәлә дә Җиргә, таң кала:
– Түз, җаным, – ди.
 
Җилкәнле Ай төсле, гомерем буе 
Мин барырмын сиңа, күз алмам. 
Сагыш диңгезендә дулкын ярам, 
Ярларыңа килеп җитәлмәм:
– Түз, җаным, – дим.
 
Әй, бу газиз дөнья!
Кем үлчәгән
Җиңеллеген, авырлыгын, 
Йөрәкләрнең шатлык, ярасын?! 
Кем уйлаган, синең белән миңа 
Ай белән Җир язмышыннан 
Ак җилкәнле сагыш каласын?! 
– Түз, җаным...
 
Ә МИН ҮЗЕМ ЧИШМӘ СУЫ
Чиләкләрем мөлдерәмә, 
Чишмәдән кайтып киләм. 
Йөрәккәем мөлдерәмә, 
Сагыштан ташып киләм.
 
Чиләгемдә чишмә җыры,
Өзелде ярларыннан.
Аерылудан күңеле тулып, 
Мөлдерәп тынып калган.
 
Сирпеп чишмә суын алсам, 
Йөрәгем чәнчеп ала.
Калган моңлы карашлардан, 
Күңелләр тетрәп калган.
 
Бөгелеп төшеп тып-тын гына 
Кайтам чишмә суыннан. 
Ярларыннан аердым ла,
Аердым хыялыннан.
 
Әрнеп калган карашлардан 
Китәлмәм еракларга.
Чишмә юлы түгел икән,
Борылып кына 
Кайтырга синең янга.
 
Чиләкләрем мөлдерәмә,
Күзләр дә шулай – җебек.
Үзем дә ярдан аерылган 
Чишмә сулары кебек...
 
** * *
Көн дә җирдән Кояш китә,
Ал офыкта
Өзгәләнеп кала болытлар.
Әйтерсең дә аккош канатыннан 
Аерылып калган каурыйлар.
 
БЕРӘҮ ҖЫРЛАР
Җәй үзәге, печән өсләрендә 
Җиләкләрен үрелеп өзмәдем.
Җиләк өзеп биргән акланнардан 
Эзләреңне өзелеп эзләдем.
 
Дөнья тулган җиләк исе белән,
Билгә җитеп печән өлгергән. 
Өзелеп-өзелеп кәккүк тавышы килә, 
Кемнәр өчен шулай тилмергән?
 
Җәй үзәге, печән өсләре, дип,
Җыр башладым өзелеп, түзмәдем. 
Синнән башка җиләк тәмен тапмам, 
Җиләкләрен үрелеп өзмәдем.
 
Җиләкләрен хәзер кемнәр җыяр, 
Кемнәр чалгы янар, чыңлатып?
Учак ягып, кемнәр чәй кайнатыр?..
Берәү җырлар – 
Урман тып-тын тыңлар,
Берәү җырлар мине елатып.
 
САРЫ ВОКЗАЛ
Кояш баткан чакта китә икән 
Яшел поезд – яшел көннәрем. 
Сары вокзал бигрәк моңсу икән,– 
Моңсу икән синең күзләрең!
 
Хушлашырга диеп Кояш белән,
Ак болытлар килгән офыкка. 
Әйтеләсе бер сүз әйтелмәгән, 
Тынып калган күктә болытлар.
 
Яшел поезд менә китеп бара,
Күздә кала яшел дым-томан.
Сары вокзал, үтеп китеп торган 
Җәйдән калган сары көз сыман.
 
Кояш чумды. Офык күзен йомды. 
Вокзал тынды.
Төшәр төсле тәүге салкын кар.
Ялгыз ал офыкта,
Өзгәләнеп калды,
Ут йотып ла калды болытлар.
 
КАР ҖИЛЛӘРЕ
Кар җилләре ат җигәдер,
Кар җилләре исәләр.
Син ышанма, мине синнән, 
Сүрелгәндер дисәләр.
 
Кар җилләре ат җигәдер.
Килеп тә җитәр инде.
Мине синнән, жәлләмичә,
Алып та китәр инде.
 
Кар җилләре пар ат җиккән,
Кар бураннары оча.
Кемдер елый, кемдер көлә
Кемнедер коча-коча. 
 
НАЗЛЫ ТЫНЛЫК
Назлы тынлык.
Кинәт –
Тып-тып:
Җәйнең кыска җөмләсенә, 
Көтмәгәндә,
Нокта куя алма.
Август. Бакча.
Алма – хуҗа.
Тып-тып.
Өтер юк,
Нокта...
Яңа юлдан көз башлана! 
 
***

Земфира Мөхәррәм кызы 1947 елның 9 октябрендә Әлшәй районының Хәнҗәр авылында туган. Ул Слак, Иске Васильевка, Мәндән, Никифар авылларында үсә, мәктәпләренд белем ала. Земфира үзен, мин урманчы кызы, дияргә ярата. Әтисе Мөхәррәм Абдулла улы урман хуҗалыгыгында "Лесхоз" хезмәткәре булып эшли. Стәрлетамак шәһәре Земфираның икенче туган йорты. Биредә мәдәни агарту мәктәбендә хореография-биюче һөнәрен үзләштергәндә үк Башкортстанның күренекле язучылары белән аралаша.

Хезмәт юлын Стәрлетамак шәһәрендә башлый: тимер юлчылар мәдәният сараенда художество җитәкчесе, "Стерлитамакский рабочий" гәзитендә хәбәрче, "Экран" теле компаниясендә мөхәррир була. 1995 елда Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителә. Стәрлетамакта Башкортстан язучылары белән очрашулар, әдәби бәйрәмнәр оештыруда Земфира башлап йөри.
Земфира Муллагалиева әдәбиятка узган гасырның 80нче елларында килә, шигырьләр, балалар өчен әкиятләр яза. "Кызлар туе", " Тылсымлы капка" дигән китаплары нәшер ителә. Студент елларында ук шигырьләре, хикәяләре матбугатта басыла башлый. Аның "Пароль Миру-мир", " Дружили два козленкка", "Болан кызы", " Ут чәчәк", "Алтын борын" исемле китапларын балалар яратып укый. Стәрлетамак дәүләт башкорт театрында балалар өчен пьесалары уйналып тора. "Ленинец-Яшьлек" гәзите, "Бельские просторы" ("Мой Пушкин " исемле повесте өчен) журналы һәм Гали Ибраһимов исемендәге премияләр лауреаты. Мәктәпләр өчен "Тукай мәйданы" исемле өч телдә гәзит чыгара. Стәрлетамакта татар телендә "Мәйдан" гәзитен оештыра һәм аның мөхәррире була. Мәскәүдә "Мир женщины" журналында берничә әкияте басылды.

Җәмәгать эшендә дә, башкорт, татар әдәбиятларын пропагандалауда да зур эш алып барды. Башкортстан халыкларының Өченче съезды Ассамблеясы эшендә делегат булып катнашты. 

Фәния ГАБИДУЛЛИНА.

Земфира Муллагалиева. Түз, җаным...
Земфира Муллагалиева. Түз, җаным...
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас