

Дания һәм Гренландия милли геология хезмәте белгечләре моны тотрыклы “климат сигналы” дип бәяли. Боз массасының соңгы тапкыр үсүе 1995-96 елларда күзәтелгән.
Соңгы исәпләүләр буенча, 2025-26 елларда Гренландиянең боз катламы – якынча 173 миллиард тоннага кимегән. Гляциолог Сигне Хиллеруп Ларсен белдерүенчә, климат үзгәрешен бер еллык һава торышына карап кына бәяләп булмый, әмма 30 еллык чор глобаль җылынуның тизләнүен раслый. Океанга чиста төче суның күпләп кушылуы диңгез биеклеген күтәрүдән тыш, глобаль су агымнарының тоз балансын бозып, Скандинавияне һәм Европаның төньягын җылытып торучы Атлантик агымнар системасына тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Фото: Magnific.