

Солдат чыныгуы
1910 елда дөньяга килгән Хәким Раймановның хәрби хезмәте сугыш башланганчы ук башлана. 1932 елның 19 сентябреннән 1935 елның 29 октябренә кадәр ул артиллерия полкында радиотелеграфчы булып хезмәт итә. Армиядән кайткач та хәрби исәптә аз егәрлекле радиостанцияләр радиотелеграфчысы белгечлеге буенча тора.
1939 ел ахырында совет-фин сугышы башлангач, запастагы кызылармияче кабат хәрби хезмәткә чакырыла. 1940 елның 10 гыйнварында ул 168 нче укчы дивизия составына җибәрелә. Бу дивизиягә гаять авыр сынаулар аша үтәргә туры килә: ул Ладога күле тирәсендәге сугышларда катнаша, камалышта кала һәм зур югалтулар кичерә. Сугыш 1940 елның 13 мартында тәмамлана.
Әмма Хәким Раймановка озак тыныч тормышта яшәргә насыйп булмый.
Эшелон Көнчыгышка юл ала
1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Бер айдан соң – 24 июльдә Хәким Райманов Кандра район хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә. Туймазы хәрби комиссариатының эшелон командасы составында аны Ерак Көнчыгышка – Забайкалье хәрби округындагы Харанор станциясендә урнашкан 7 нче аерым запас тимер юл полкына озаталар.
Биредә яңа килгән сугышчылар тимер юлчы, машинист, юлларны төзәтүче кебек хәрби белгечлекләргә әзерләнә. Хәким Райманов 56 нчы аерым торгызу тимер юл батальонына билгеләнә һәм юл эшчесе булып хезмәт итә башлый. 1941 елның 10 августында ул хәрби ант кабул итә.
Юл эшчесе хезмәте бер караганда гына гади тоелырга мөмкин. Хәрби тимер юлчылар җимерелгән рельсларны һәм шпалларны алыштырган, шартлатылган юлларны яңадан салган, күперләрне торгызган, бомба һәм артиллерия һөҗүмнәреннән соң калган хәрабәләрне чистарткан. Фронттагы гаскәрләргә сугыш кирәк-яраклары, техника һәм өстәмә көчләр нәкъ шушы юллар буйлап киткән.
Көнбатышка – фронтка
Башта Хәким Райманов хезмәт иткән 56 нчы аерым торгызу тимер юл батальоны Забайкалье фронтында була. Биредәге частьләр илнең көнчыгыш чикләрен мөмкин булган Япония һөҗүменнән саклый.
1943 елның мартында хәл үзгәрә. 56 нчы батальон кергән 21 нче аерым тимер юл бригадасын Көнбатышка күчерәләр. Хәким Райманов өчен дә чын фронт юллары башлана. 1943 елның 28 мартыннан 1945 елның 9 маена кадәр аның батальоны хәрәкәттәге армия составында була.
Хәрби тимер юлчылар дошман чигенгән саен аның тарафыннан җимерелгән юлларны, күперләрне, станцияләрне яңадан торгызырга тиеш була. Бу эш еш кына ут астында, миналанган территорияләрдә, тәүлек әйләнәсе алып барыла.
Аеруча зур эшләр Ленинград тирәсендә башкарыла. 1944 елның 25 гыйнварында 21 нче тимер юл бригадасы Дубцы – Чудово – Любань участогын – Мәскәү белән Ленинградны тоташтырган төп магистральне торгызуга керешә. Дошман чигенгәндә биредәге күперләрне, торбаларны һәм рельсларны шартлаткан, элемтә һәм су белән тәэмин итү корылмаларын юк иткән, меңнәрчә мина калдырган була.
Поповка – Дубцы участогында гына да саперлар 10 меңнән артык минаны, йөзләрчә авиабомбаны һәм шартламый калган снарядларны зарарсызландыра. Шундый шартларда тимер юлчылар дистәләрчә чакрым юлны яңадан салалар. 1944 елның 23 февраленә төп эшләр тәмамлана һәм шул ук көнне Мәскәүдән чыккан беренче туры поезд Чудово аша Ленинградка килеп җитә.
Алга таба Хәким Райманов хезмәт иткән бригада Колпино – Тосно – Чудово, Ижора – Мга – Назия, Павловск – Новгород, Лигово – Гатчина – Псков, Гатчина – Таллин, Белоостров – Выборг һәм башка юнәлешләрдә тимер юлларны торгызуда катнаша. Сугыш юлы аларны Эстония җирләренә кадәр алып бара.
Рельслар өстендәге батырлык
56 нчы аерым торгызу тимер юл батальоны сугышчыларының нинди шартларда эшләвен часть командирларының бүләкләү документлары да ачык күрсәтә.
Батальон командиры Николай Сигналов җитәкчелегендәге сугышчылар 1943 елда җимерелгән тимер юлларны һәм күперләрне торгызганда төзелеш материалларын урманнардан үзләре әзерләгән, аларны берничә чакрым ераклыктан саз һәм су ерып кул белән ташыган. Кайбер объектлар билгеләнгән вакыттан берничә тәүлеккә алдан тапшырылган. Аерым эш төрләрендә хезмәт нормалары берничә тапкыр арттырып үтәлгән.
1944 елда Октябрь тимер юлының Мәскәү юнәлешен торгызганда да батальон үз участогындагы эшләрне бик кыска вакыт эчендә тәмамлый. Луга һәм Псков юнәлешләрендә җимерелгән күперләрнең кайберләре нибары өч тәүлек эчендә яңадан сафка бастырыла.
Бу саннар артында меңнәрчә солдатның авыр хезмәте тора. Алар арасында Чокадытамак егете Хәким Райманов та була.
Сугыш беткәч тә хезмәттә
Җиңү көне җиткәч тә Хәким Әхмәтгәрәй улының хәрби хезмәте шунда ук тәмамланмый. Ул батальонда сигналчы һәм күперләр төзүче балта остасы булып хезмәт итүен дәвам итә. Сигналчы тимер юлдагы хәрәкәтнең иминлеген һәм җайга салынуын тәэмин итсә, балта осталары җимерелгән күперләрне, вакытлы кичүләрне, терәкләрне һәм башка корылмаларны торгызуда катнаша.
Хәким Райманов «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә. 1945 елның 18 ноябрендә ул демобилизацияләнеп, туган ягына кайта.
Тыныч тормышта
Сугыштан соң Хәким Әхмәтгәрәй улы Карамалы-Гобәй авыл кулланучылар җәмгыяте рәисе урынбасары булып эшли. Тормыш иптәше Әсма Гыйләҗетдин кызы белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр.
Әсма Райманова үзе дә Җиңүгә зур өлеш керткән буын вәкиле була. 1916 елда туган Әсма Гыйләҗетдин кызы сугыш елларында «Берлек» колхозында хезмәт куя һәм соңрак «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.
Хәким Әхмәтгәрәй улына озын гомер кичерергә насыйп булмый. Ул 1968 елның 16 сентябрендә, пенсия яшенә дә җитмичә, вафат була. Туган авылы Чокадытамак зиратында җирләнә.
Җиңүгә илткән юл
Хәким Раймановның язмышы – Бөек Җиңүне якынайткан миллионлаган гади солдат язмышының бер мисалы. Аларның һәркайсы һөҗүмгә күтәрелмәгән, һәркайсының исеме фронт газеталарына чыкмаган. Әмма алардан башка Җиңү дә мөмкин булмас иде.
Хәрби тимер юлчылар дошман җимергән рельсларны яңадан ялгаган, шпаллар салган, күперләр күтәргән, юлларны миналардан чистарткан. Алар салган һәм торгызган юллардан фронтка солдатлар, танклар, туплар, азык-төлек һәм сугыш кирәк-яраклары барган. Шул ук юллардан, дошманны куып, Җиңү дә алга атлаган.
Чокадытамактан чыккан гади татар егете Хәким Әхмәтгәрәй улы Райманов та әнә шул Җиңү юлын үз куллары белән салучыларның берсе булган.
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның әдәби эшкәртүендә.
Автор фотолары.