«Уртак хәтер» конкурсы яшьләрне берләштерә

Башкортстан яшьләре Бөек Ватан сугышы елларындагы тарихи хәтерне саклауга багышланган халыкара иҗади конкурста катнаша ала.

«Уртак хәтер» конкурсы яшьләрне берләштерә«Уртак хәтер» конкурсы яшьләрне берләштерә
«Уртак хәтер» конкурсы яшьләрне берләштерә

Русия Федерациясе Президенты каршындагы Милли тарихи хәтер үзәге «Уртак хәтер. Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының һәм аның дошманнарының җинаятьләре» («Общая память. Геноцид советского народа со стороны нацистов и их пособников в годы Великой Отечественной войны») дип аталган халыкара конкурс игълан итте. Анда Русия һәм башка илләрнең 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләре катнаша ала.

Конкурсның төп максаты – Бөек Ватан сугышы елларында геноцид корбаннарының истәлеген мәңгеләштерү, яшь буында нацизмның теләсә нинди күренешенә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү. Катнашучыларның эшләрендә оккупация, әсирлек, мәҗбүри хезмәт һәм җәзалау операцияләрен кичергән кешеләрнең язмышы, аларның батырлыгы һәм рух ныклыгы чагылырга тиеш.

Конкурс тугыз номинация буенча үткәрелә һәм төрле иҗади форматларны үз эченә ала. Ул ике этаптан тора. 2026 елның 25 сентябренә кадәр читтән торып эшләр кабул ителәчәк, аннан соң экспертлар финалистларны сайлап алачак. Финал этабы 1 ноябрьдән дә соңга калмыйча узачак. Анда катнашучылар үз проектларын тәкъдим итәчәк, шулай ук мемориаль комплексларга сәяхәтләрдә, архивлар белән эшләүдә һәм әйдәп баручы белгечләр үткәргән осталык дәресләрендә катнашачак.

Конкурста катнашучыларның барысына да электрон сертификатлар тапшырылачак. Җиңүчеләр дипломнар һәм исемле сертификатлар белән бүләкләнәчәк. Моннан тыш, 14–17 яшьлек лауреатлар «Артек» яки «Океан» үзәкләрендәге «Искерү срогы юк» («Без срока давности») программасында катнашу мөмкинлеге алачак. Ә 18–35 яшьлек җиңүчеләр өчен «Хәтер юллары буйлап» мемориаль маршруты буенча бушлай сәяхәт оештырылачак. Иң яхшы эшләр махсус җыентыкта басылып чыгачак.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат һәм гариза бирү тәртибе Милли тарихи хәтер үзәгенең рәсми сайтында (clck.ru/3URMKu.) урнаштырылган.

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

«Уртак хәтер» конкурсы яшьләрне берләштерә
«Уртак хәтер» конкурсы яшьләрне берләштерә
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас