Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Башта – иген басуында, аннары – сугыш кырында

Архив фотоларының үзенә генә хас бер сыйфаты бар: алар вакытны туктатып кына калмый, кешеләр язмышын да яңадан ачып сала. Күптән түгел кулга килеп эләккән 1940 елгы бер фоторәсемдә Кандра машина-трактор станциясе механиклары Гаврил Сергеев белән Гыйльметдин Фарукшин басуда сафтан чыккан комбайнны төзәтеп мәш килә. Ул чакта алар икесе дә гади хезмәт кешеләре, иген үстерү өчен җаваплы оста механизаторлар була.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Башта – иген басуында, аннары – сугыш кырындаИрек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Башта – иген басуында, аннары – сугыш кырында
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Башта – иген басуында, аннары – сугыш кырында

Ул елны уңыш мул чыга. Кырларда «Сталинец» комбайннары гөрли, ә Кандра МТСы механиклары көн-төн диярлек басуда эшли. Комбайн ватылса, беренчеләрдән булып шушы ике оста ярдәмгә килә. Аларның хезмәте колхоз өчен дә, ил өчен дә бәяләп бетергесез була.

Ләкин озак та үтми, тыныч хезмәтне сугыш өзә. Ике механизатор да фронтка китә.

Гыйльметдин Фарукшин 1942 елда 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе составында сугышка алына. Корал остасы булып хезмәт итә, иң кызу бәрелешләрдә дә сафтан чыккан минометларны һәм артиллерия коралларын төзәтә. Батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен», «Хәрби хезмәтләре өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Варшаваны азат итүдә, Берлин өчен сугышларда катнаша.

Гаврил Сергеев исә 1941 ел ахырында армиягә алына. Ленинградны саклау сугышларында катнаша, Җиңү көненә кадәр фронт юлларын үтә. Аның күкрәген III дәрәҗә Дан ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм сугышчан медальләр бизи.

Сугыш тәмамлангач, икесе дә туган якларына кайта. Кабат тыныч хезмәткә алына, илне аякка бастыруда катнаша. Аларның тормыш юлы – хезмәт белән батырлыкның аерылгысыз булуын раслаучы матур үрнәк.

Бүген исә бу кешеләр турында иң элек архив фотолары сөйли. 1940 елда басуда комбайн төзәткән ике механикның алда нинди сынаулар көтүен ул чакта беркем дә белмәгән. Әмма тарих аларны оста хезмәткәрләр генә түгел, Ватанын саклап Җиңү яулаган батырлар итеп тә хәтердә калдырды.

            Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ.

Илдус Фазлетдиновның әдәби эшкәртүендә.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Башта – иген басуында, аннары – сугыш кырында
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Башта – иген басуында, аннары – сугыш кырында
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас