

Кабат сыный ирне замана,
Баш күтәрде дошман, сатана.
Бу дөньяга, дуслар, ни булды?
Җыен чүп-чар, җыен пычрак,
Җыен пәри, җыен зәхмәт,
Җыен сихер, җыен шайтан,
Сатана белән тулды.
Диңгез арты козгыннары,
Америка, Европаның эте –
Балтыйк буе тузгыннары
Ак-караны күрмиләр,
Безнең чиккә үрлиләр.
Урыс, татар, чуаш, башкорт,
Бурят, мари, саам, якут,
Бөтен Кавказ ирләре,
Берләшегез, улларым!
Берләшегез, улларым!
Безнең илгә, безнең җиргә
Сузмасыннар пычрак кулларын,
Берләшегез, улларым!
Сезгә бүген язды язмыш
Кабат тагын үтәргә
Ата-баба юлларын.
Корал тотып көрәшергә,
Кырып фашист уйларын,
Берләшегез, улларым!
Тиз онытты явыз фашистлар
45тә кемнәр җиңгәнен.
Безнең ата-бабалар
Рейхстагка әләм элгәнен.
Ата-бабалар җиңгән юлны
Без дә ерып чыгарбыз,
Сатана каршы торса да,
Ышанамын, чыдарбыз!
Сизәм, улым, Салаватым,
Киевкача әле барасың бар.
Бу тарихны тагы бер кат әле
Өр-яңадан синең язасың бар.
Җәйләр үтә, көзләр көтәм,
Көзләр белән Җиңү көтәм!
Ибраһим МОФАЗДАЛОВ.
Отставкадагы офицер.
Ярмәкәй районы, Исламбахты авылы.