Велосипедчылар бәйрәм итәчәк

30 һәм 31 майда Уфада велосипедчылар өчен чын-чыннан бәйрәм оештырыла. Велоузышта исә теләгән һәркем катнаша ала. 

Велосипедчылар бәйрәм итәчәкВелосипедчылар бәйрәм итәчәк
Велосипедчылар бәйрәм итәчәк

Май ахырында Уфада яңадан «1000 велосипедчы көне» – Уфа велосипедчылары өчен күркәм традициягә әверелгән шәһәр бәйрәме узачак. Юбилейлы, унбишенче елда оештыручылар киңәйтелгән ике көнлек программа әзерләгәннәр. Чаралар 30 һәм 31 майда узачак, дип хәбәр итә Уфа Шәһәр советы.

Фестивальнең беренче көне Ленин исемендәге мәйданда узачак. Биредә балалар һәм өлкәннәр өчен интерактив мәйданчыклар, уеннар һәм активлыклар белән гаилә программасы җәелдереләчәк. Яшь катнашучылар өчен «Велобалачак» махсус мәйданчыгы әзерләнәчәк.

31 майда спорт өлешен «Проспект» велоузышы ачачак. Катнашуга тәҗрибәле велосипедчылар да, һәвәскәрләр дә чакырыла. Җиңүчеләр дистанцияне узу вакытына карап билгеләнәчәк.

Катнашу бушлай. Теркәлү өчен сайтта гариза рәсмиләштерергә  veloevent.ru һәм старт номерын алырга кирәк.

Чыганак: Башинформ.

Велосипедчылар бәйрәм итәчәк
Велосипедчылар бәйрәм итәчәк
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас