

Бөек Ватан сугышы тәмамланган 1945 ел – ил өчен яңа тормышка өмет елы була. Әмма Җиңү шатлыгы белән бергә авыл халкы алдында зур бурычлар да тора: җимерелгән хуҗалыкны торгызу, басуларны яңадан эшкәртү, илне икмәк белән тәэмин итү.
Мәскәүдәге Русия дәүләт кинофотодокументлар архивында сакланган сирәк фотосурәтләрнең берсе безне шул чордагы Бәләбәй районы Тузлыкуш авылына алып кайта. Фотода Усень-Ивановка МТСының трактор бригадасы Нуриманов исемендәге колхоз басуында туңга сөрү эшләре алып бара.
Кара җирне ярып баручы трактор – сугыштан соңгы авыл тормышының төп символларының берсе. Фронттан кайтмаган ир-егетләр урынына күп эшне хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм механизаторлар башкара. Шуңа күрә һәр гектар сөрелгән җир ул елларда зур хезмәт һәм түземлек бәрабәренә бирелә.
Фотосурәттән үк авыл хезмәтенең никадәр авыр булуы сизелә. Әмма кешеләрнең күңелендә өмет яши: сугыш беткән, димәк, тормыш дәвам итә. Тузлыкуш кебек татар авыллары нәкъ менә шушы фидакарь хезмәт белән илне ачлыктан саклап кала.
Әлеге тарихи кадрны фотограф Г. Хренов төшергән. Фотосурәт Русия дәүләт кинофотодокументлар архивында саклана (саклану саны –227944, 92567).
Бүген мондый архив фотолары аеруча кадерле. Алар безгә Җиңүнең фронтта гына түгел, ә авыл басуларында да яулануын искәртә.
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның әдәби эшкәртүендә.
Фотолар Мәскәүдәге Русия дәүләт кинофотодокументлар архивыннан алынды (саклану саннары – 227944, 92567).