

Башкортстанда «Зарница 2.0» хәрби-патриотик уенының төбәк финалы узды. 11–16 май көннәрендә Патриот паркы мәйданында республиканың иң әзерлекле яшь командалары җыелды. Финалда барлыгы 264 катнашучы көч сынашты.
«Зарница 2.0» – заманча технологияләр белән баетылган патриотик уен. Аның төп максаты – яшьләрдә гражданлык хисе тәрбияләү, башлангыч хәрби күнекмәләр булдыру һәм командада эшләү осталыгын үстерү. Башкортстанда проект 2024 елдан гамәлгә ашырыла һәм инде 100 меңнән артык мәктәп укучысы белән студентны берләштергән.
Быел ярышлар берничә этапта үтте. Сайлап алу турларында 93 меңгә якын кеше катнашса, төбәк финалына иң көчле 24 команда гына чыкты. Алар урта, өлкән һәм махсус яшь категорияләрендә көч сынашты.
Катнашучыларны җитди сынаулар көтте: тактик медицина, строй әзерлеге, автомат сүтеп-җыю, радиацион һәм химик саклану, экстремаль шартларда исән калу, позицияләрне маскировкалау һәм хәрби-тактик уеннар. Моннан тыш, командирлар, саперлар, элемтәчеләр, хәрби корреспондентлар һәм дрон операторлары арасында шәхси ярышлар да үткәрелде.
Беренчеләр хәрәкәтенең Башкортстан төбәк бүлеге рәисе Илнур Юлдыбаев билгеләвенчә, уен бүген яшьләрне әзерләүнең тулы бер системасына әверелгән. Аның сүзләренә караганда, финал катнашучыларының әзерлек дәрәҗәсе шактый югары булган.
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дә билгеле булды. Урта яшь категориясендә Мәләвез шәһәренең «Мәләвез патриотлары» командасы беренче урынны алды. Өлкәннәр арасында Стәрлетамактан «Росгвардия РБ» отряды җиңү яулады. Колледж студентлары арасында иң көчле команда булып Уфа статистика, информатика һәм исәпләү техникасы көллиятенең «Прорыв УКСИВТ» отряды танылды.
Җиңүчеләр хәзер Башкортстан данын округ этабында яклаячак. Ул 2026 елның җәендә Оренбургта һәм Башкортстанда үтәчәк.
«Мәләвез патриотлары» командасы катнашучысы Арина Носонова сүзләренчә, әлеге җиңү – иң элек үз-үзеңне җиңү. “Иң мөһиме – командаңа һәм үз көчеңә ышану”, – ди ул.
Соңгы елларда Башкортстан командалары «Зарница» финалларында да яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Республика яшьләре Русия күләмендәге ярышларда алдынгы урыннар алып, үзләренең әзерлек дәрәҗәсен раслап килә.
Фото: “Беренчеләр хәрәкәте”.