Бер минут тынлык

Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларның  һәм фашизм корбаннарының якты истәлеген 8 майда Башкортстанда бер минут тынлык белән искә алачакбыз.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бер минут тынлыкБер минут тынлык
Бер минут тынлык

Иҗтимагый гражданлык-патриотик тантана чарасы фашизмга каршы көрәштә һәлак булганнарның истәлегенә оештырыла.

Тантана бер үк вакытта бөтен республика буенча 10.50 сәгатьтән 11.20 сәгатькә кадәр үтә. Ул 11.00 сәгатьтә бер минут тынлыкны үз эченә ала.

Акцияне «Русиянең Үлемсез полкы» хәрәкәтенең төбәк штабы һәм Һәлак булган яугир гаиләләре гомумроссия иҗтимагый оешмасының Башкортстан Республикасы буенча бүлеге оештыра. 

Оештыручылар тантананы эш урыннарында, уку кабинетларында, актлар һәм спорт залларында һәм башка мәйданчыкларда уздырырга чакыра. Акция барышында  Җиңүче солдат фотосы  төшкән бейдж  һәм Георгий тасмасы тагу хуплана. 

 

 

Бер минут тынлык
Бер минут тынлык
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас