Бөек Җиңүгә - 80 ел
15 Апреля , 05:08

Уфада Җиңүгә багышланган легендар эстафета узачак

6 майда башкалада «Молодежная газета» тарафыннан оештырылган 77 нче җиңел атлетика эстафетасы үтәчәк.

Уфада Җиңүгә багышланган легендар эстафета узачакУфада Җиңүгә багышланган легендар эстафета узачак
Уфада Җиңүгә багышланган легендар эстафета узачак

Уфада 6 май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узачак. Чара «Молодежная газета» редакциясе, шәһәр хакимияте һәм физик культура һәм спорт идарәсе призларына үткәрелә. Әлеге спорт бәйгесе шәһәрдә инде күп еллар дәвамында оештырыла һәм иң көтеп алынган вакыйгаларның берсе булып санала. Быел ул 77 нче тапкыр үткәрелә.

Гадәттәгечә, эстафетада Уфа мәктәпләре укучылары, студентлар, шулай ук спорт сөючеләр һәм сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары катнашачак. Чараның төп максаты – яшьләр арасында җиңел атлетиканы популярлаштыру, аларны спортка җәлеп итү һәм Җиңү көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чараларында актив катнаштыру.

Эстафета Уфаның Җиңү паркы тирәсендәге урамнар буенча узачак. Маршрут Комаров, М. Пинский, Кольцевая һәм Беренче Май урамнарын колачлый. Йөгереш 8 этаптан тора, һәр этапның озынлыгы 250дән 500 метрга кадәр. Старт Комаров урамында биреләчәк, ә финиш Җиңү паркы мәйданында булачак.

Җиңүгә багышланган әлеге эстафета – ул спорт ярышы гына түгел, ә батырлыкны искә алу, яшь буында патриотик рух тәрбияләү чарасы да. Ул ел саен төрле буын кешеләрен берләштереп, сәламәт яшәү рәвешен һәм тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген искәртә.

Чыганак: https://mgazeta.com

Уфада Җиңүгә багышланган легендар эстафета узачак
Уфада Җиңүгә багышланган легендар эстафета узачак
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас