

Радий Хәбиров үзенең чыгышын очрашу үткәрүнең шәхси инициативасы булудан башлады: "Бу минем идея иде. Миңа Сезнең белән очрашу кызык булды. Бу очрашуның мәгънәсе-Сезгә ниндидер төп әйберләрне җиткерү. Мин сезнең фикерләрегезне тыңларга теләр идем. Сезнең кәефегез нинди, идеяләрегез нинди". Республика башлыгы депутатларның яшь буыны белән диалогның мөһимлеген ассызыклап, төбәкнең киләчәге нәкъ менә аларның энергиясенә, инициативалылыгына һәм яңа карашларына бәйле булуын билгеләп үтте. Ул Башкортстанның идарә командасы алдында торган төп бурычлар турында сөйләде һәм форумда катнашучыларны актуаль мәсьәләләр буенча ачык фикер алышуга чакырды. Форум кысаларында яшь депутатлар республика үсешенең стратегик приоритетлары турында ишетеп кенә калмады, төбәк башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирде, үз тәкъдимнәре һәм проектлары белән уртаклашты. Очрашу тере диалог форматында узды, Бу һәркемгә үз фикерен әйтергә һәм башксларны ишетергә мөмкинлек бирде. Яшь депутатлар форумы тәҗрибә уртаклашу, яңа идеяләр турында фикер алышу һәм хакимият белән яшьләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту өчен мөһим мәйданчыкка әверелде. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар яшь буынның ихтыяҗларын яхшырак аңларга һәм республикада нәтиҗәле яшьләр сәясәтен формалаштырырга ярдәм итә. Чара азагында катнашучылар киләчәктә дә хезмәттәшлек итүгә һәм мондый форумнарны даими уздыруга өметләрен белдерделәр, алар кадрлар потенциалын үстерүгә һәм яшьләрне хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә карарлар кабул итү процессына җәлеп итүгә ярдәм итә.