+7 °С
Болытлы
Республикада Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңү көне уңаеннан еллык түләү апрель пенсиясе белән бергә күчерелә. Быел аны 68 кеше алачак.
Русия Социаль фондының Башкортстан бүлеге матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәренчә, түләү күләме 10 мең сум тәшкил итә. Акчалар 3 апрельдән башлап пенсия белән бергә банк счетларына яки почта аша җиткерелә.
Түләү Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм сугыш нәтиҗәсендә инвалид калган гражданнарга каралган. Ул гаризасыз, автомат рәвештә билгеләнә.
Чыганак: Пресс-служба ОСФР по РБ