Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
12 март , 13:51

Әби туган ягына кайтты

Волонтерлар 82 яшьлек пенсионер ханымга Башкортстаннан Мариупольгә кайтырга ярдәм иткән.

Әби туган ягына кайтты
Әби туган ягына кайтты

«Народный фронт»ның яшьләр командасы волонтерлары 82 яшьлек Анна Махничевага туган шәһәре Мариупольгә кайтырга ярдәм иткән. Бу әби 2022 елның язында шәһәрдән эвакуацияләнеп, соңгы дүрт елда Башкортстанда яшәгән.

Анна Павловна 1943 елның 3 июлендә Мариупольдә, Волонтерлар бистәсендә дөньяга килгән. Ул вакытта шәһәр бомбардировкалар астында була, һәм кыз бала туры мәгънәсендә йорт подвалында туа. Аның балачагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Бигрәк тә 1947 елгы ачлык хәтерендә нык сакланган: кешеләр басулардан туңган бәрәңге җыеп ашаган, ә бөртектән «затируха» дип аталган ботка пешергәннәр.

Анна Махничева гомеренең күп өлешен Ильич исемендәге металлургия комбинатында эшли – тимер юл цехында электромеханик була. Соңрак тегү фабрикасында хезмәт куя. Тугыз ел элек ул тол кала, һәм шул вакыттан бирле ялгызы яши: улы белән оныгы хәзер чит илдә.

2022 елда Мариупольдә хәрби хәрәкәтләр башлангач, шәһәрнең үзәк мәйданыннан нибары 500 метр ераклыкта урнашкан йорты ут астында кала. Анна Павловна күршеләре белән бергә шәһәрдән китәргә мәҗбүр була. Моряков бистәсе, Юрьевка һәм Таганрог аша үтеп, 2022 елның 25 апрелендә ул Уфага килеп җитә. Биредә вакытлыча урнаштыру пункты эшләгән була. Соңрак аны Октябрьский шәһәрендәге өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына урнаштыралар.

Дүрт елдан соң Анна Павловна туган ягына кайтырга карар итә һәм волонтерлардан ярдәм сорый. «Народный фронт»ның яшьләр командасында әйтүләренчә, бу эшне оештыру өчен шактый вакыт кирәк була – юл мәсьәләләрен хәл итәргә һәм Донецк Халык Республикасы волонтерлары белән килешергә туры килә.

Уфадан активистлар Анна Павловнаны Ростов-на-Дону шәһәренә кадәр озатып бара. Анда аны ДНР волонтерлары каршы алып, Мариупольгә алып кайта. Башта хатын-кыз шәһәр хастаханәсенә урнаштырылачак, аннары аны интернат-йортка күчерергә ниятлиләр.

Әлеге ярдәмне оештыруда шулай ук Башкортстанның Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Октябрьский интернат-йорты коллективы да катнашкан. Анна Махничева үзе исә туган шәһәренә кайтуын озак көткәнен әйтә һәм аңа ярдәм иткән барлык кешеләргә ихлас рәхмәт белдерә.

Фото: «Народный фронт» яшьләр командасы.

Әби туган ягына кайтты
Әби туган ягына кайтты
Әби туган ягына кайтты
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас