Канкоешлы сугыш башланганга бер ел. Һәр атнаны хат ташучы кыз Рәзифә кемгә дә булса “кара кәгазь” – коточкыч хәбәр китерә. 17 яшьтән олы булган барлык ир-атлар фронтта. Тылдагы авыр хезмәт хатын-кыз җилкәсенә төшә.
Повесткаларны Рәзифәгә Кандракүл авыл советы рәисе Сабира Харисова тапшыра һәм “Иртәгә озатабыз!” – дип катгый кисәтеп куя. Тышта кояшлы май ае. Агачлар яфрак яра, үләннәр яшелләнә. Сугыш турында уйлыйсы да килми. Ул көнне Кандра районыннан сугышка 5 кыз китә. Аларга ул вакытта 18 – 19 яшь кенә була.
...Еракта Уфа пристаненың утлары җемелди. Ак пароход Саратов ягына таба йөзә. Саратовта теплушкаларга күчеп утыралар. Йөк поезды бик акрын, ашыкмый гына бара. Башка төрле уйлар килә.
“Бу юлы Аллаһы Тәгалә аңа нинди язмыш әзерләде икән?” Зур гына станциядә чыгалар. “Тезелергә!” Эшелон начальнигы: “Пенза өлкәсенең Сердопль шәһәренә килдек”, – дип игълан итә.
– Безне, 120 кызны, – дип сөйли ветеран, – чиркәү ишек алдына алып кереп, ике катлы йортка урнаштырдылар да “Карантин” диделәр. Карантин 18 көн дәвам итте, аннары телефонист һөнәренә укыта башладылар. Укудан тыш чиратлашып шәһәр АТСында кизү тордык. Бер ай үткәч, кием-салым, 9 көнлек азык-төлек биреп, Мәскәү ягына баручы поездга утырттылар. Кувшиново станциясендә төштек. Сталинград фронтына килгәнбез булып чыкты. 3 нче Һава армиясенең 8 нче аерым элемтә ротасына билгеләделәр. Җиде кыз сигезәр сәгать кыр коммутаторында кизү торып, армияне элемтә белән тәэмин итә идек...
Рәзифә Хәлит кызының бүләкләрен берәмләп борынгы шкатулкадан алып, игьтибар белән күз алдыннан үткәрәм. Алар белән хатын-кыз гына түгел, ир-ат та горурлана алыр иде: “II дәрәҗә Ватан сугышы”, “Хезмәт Кызыл Байрагы” орденнары, “Кенигсбергны алган өчен”, “1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгәне өчен”, “Хезмәт ветераны” һәм башка бер дистәгә якын медальләр.
– 1945 елның җәендә Көнчыгыш Пруссиядән туган авылыма кайттым, – дип дәвам итте ул. Шул елның декабрендә булачак ирем, Рәфгытдин, демобилизацияләнде. 1946 елның башында өйләнештек. 28 ел пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәдек, 9 бала тәрбияләп үстердек. Кызганычка каршы, иремне яман шеш авыруы тормыштан иртә алып китте. Авыру, сугыш кебек үк, беркемне дә аямый.
– Тормышка зарланмыйм, балаларым ярдәм итә. Оныкларым үсеп килә, оныкчыкларым да бар. Аллаһы Тәгалә һәркемгә дә ныклы сәламәтлек, түземлек, җан тынычлыгы бирсен...
Берничә ел элек Хәлит кызы Рәзифә бу дөньяны ташлап китте. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Аның якты образы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Белешмә.
Рәзифә Хәлит кызы Исламова (Сабитова) Кызыл Армия сафларына 1942 елның 21 маенда чакырыла; кызылармеец, элемтәче Рәзифә Хәлит кызы 1945 елның җәендә демобилизацияләнгән.
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ фотоларында: