Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Уфада Русия Халык фронтының төбәк бүлеге вәкилләре һәм «Халык фронты яшьләре» командасы активистлары волонтерлар һәм хәрбиләр белән очрашты. Алар махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга ярдәм күрсәткән хатын-кызларга рәхмәт белдерде.
Аеруча җылы очрашу «Масксети Щит Михайловка» төркеме катнашучылары белән узды. Алар өчен бу көннәр икеләтә бәйрәмгә туры килә. 8 Март белән беррәттән, волонтерлар үз берләшмәләренең оешуына өч ел тулуны да билгели. Бу вакыт эчендә алар 1660 тан артык маскировка челтәре үреп, фронт өчен кирәкле йөзләрчә башка әйбер әзерләгән.
Башкортстандагы Халык фронты башкарма комитеты җитәкчесе Виталий Брыкин волонтер хатын-кызларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул аларны чын мәгънәсендә тыл геройлары дип атады һәм һәр үрелгән челтәрнең хәрбиләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итүен ассызыклады.
– Сезнең уртак эшкә керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Сезнең хезмәтегез сугышчыларга алгы сызыкта бурычларын уңышлы үтәргә ярдәм итә. Без сезнең белән бер сафка басып, Җиңүне якынайтуыбыз белән горурланабыз, – диде ул.
«Халык фронты яшьләре» төбәк командасы координаторы Рөстәм Салахутдинов та волонтерларның махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ныклы терәк булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, аларның ярдәме булмаса, күп эшләрне башкару мөмкин булмас иде.
Оешма исеменнән ул һәр хатын-кызга кечкенә бүләк – «Халык фронты яшьләре» символы саналган кызылтүш сыны тапшырды. Мондый талисманнарны активистлар үз куллары белән ясый һәм сугышчыларга яхшы хәбәрләр символы буларак җибәрә.
Бу көнне котлауларны «Белка» позывнойлы хәрби медик та кабул итте. Ул – 137 нче аерым штурм бригадасының «Урал» медсестрасы. Хәзер ул авыр яраланудан соң реабилитация уза. Хәрби медик кунакларга игътибар һәм фронттагы сугышчыларга күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар – гади рәхмәт сүзләре генә түгел, ә уртак эштә хатын-кызларның гаять зур ролен күрсәтүче дәлил дә. Аларның хезмәте, кайгыртучанлыгы, түземлеге һәм ышанычы Ватан сакчыларына көч бирә һәм аларга алга таба ышаныч белән атларга ярдәм итә.
Фото: Халык фронтының Башкортстан төбәк бүлеге.