Фәнзия ШӘМСЕТДИНОВА
ҖИҢҮ БАКЧАСЫНДА...
Тарих – чоңгыл... Тик бездән тормый –
Узганнарны үзгәртеп булмый...
Миллионнар каны – җиңүдә,
Кайгы-хәсрәт уты күңелдә...
Ниләр генә әйтер идең дә
Тик бер халык булса бу җирдә...
Раббым яраткан шул төрлесен –
Ак-карасын... һәм дә нимесен...
Миллионнар каны сугарган –
Бу Җиңү бит шулай яуланган...
Тантанага халык җыела,
Ә күзләрдән сагыш коела...
Гөлнара ШӘЙГАРДАНОВА
БЕЗ ҖИҢӘРГӘ ТИЕШ НИЧЕК ТӘ!
Без җиңәргә тиеш ничек тә,
Яуның утын-суын кичеп тә!
Язлар белән җиңеп кайтырлар,
Туган җирләренә батырлар.
Күптән көткән Җиңү таңында
Сандугач та җырлар талында.
Кушылырлар моңлы тургайлар.
Алар читтә оя кормыйлар.
Батырларны көтә өйләре,
Яңгыратып Җиңү көйләрен.
Изге булсын, илем, юлларың,
Исән булсын кыз һәм улларың!
Туып торсын сабый-балалар,
Терәк булсын ата-бабалар!
Нәниләргә юллыйк теләкне –
Туган илне саклау кирәкне!
Шартламасын сугыш туплары,
Балкып янсын Җиңү утлары.
Без яшәргә тиеш бәхеттә!
Без җиңәргә тиеш ничек тә!
Сания ШӘРИПОВА
ХУҖАСЫН ЭЗЛИ
Яу кырыннан кайтмаган
Хуҗасын эзли-эзли,
Тутыгып беткән медаль
Очрашудан өмет өзми.
Хуҗасы исән кайтмагач,
Тимер хәтта ачына.
Әрнешкән медальләр аша
Тарих үзе ачыла.
Ул битләргә әллә күпме
Батырлык сеңеп калган.
Үлем китергән яралар
Батырны утка салган.
Туарга тиеш булып та,
Тумаган күпме бала.
Әтиләре яу кырында
Хәбәрсез ятып кала.
Хуҗасын эзли медаль,
Табар ул, бәлки, бүген.
Башкача кайгы болыты
Басмасын илем күген.
Автор фотолары.