Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
12 февраль , 14:04

Онытырлык түгел!

Уфада сугыш чоры турында спектакль күрсәттеләр.

Онытырлык түгел!
Онытырлык түгел!

10 февральдә Уфада «Башкортостан» ДКЗ кече залында «Эшелон» спектакле күрсәтелде. Спектакльне «Лики» халык театры тәкъдим итте — алар яшьләр коллективлары арасында «Театральное Приволжье» округ фестиваленең төбәк этабында җиңүче булган.
Михаил Рощин повесте буенча куелган һәм Анжелика Рамазанова режиссурасындагы спектакль тамашачыны Бөек Ватан сугышы елларына күчерә. Әсәр тарихи авыр сынаулар шартларында кешелеклелек хисләрен  саклау турында уйланырга мәҗбүр итә.

Тамашага «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре, Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм башка мәртәбәле кунаклар чакырылган иде. Тамашачы артистларга тирән һәм эмоциональ хезмәтләре өчен озак алкышлар белән рәхмәтен белдерде.

Исегезгә төшерәбез, Идел буе федераль округының 14 төбәге театрларын берләштергән «Театраль Идел буе» фестиваленә йомгак 27 мартта ясалачак.

Фото: РЦНТ матбугат хезмәте.

Чыганак: Молодежная газета.

Онытырлык түгел!
Онытырлык түгел!
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас