Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
3 февраль , 20:26

Горур “Варяг” дошманга бирешми!

Башкортстанда пилотсыз системалар гаскәре формалаша.

Горур “Варяг” дошманга бирешми!
Горур “Варяг” дошманга бирешми!

Бу – контракт хезмәтенең ил җитәкчелеге карары белән барлыкка килгән яңа бер төре. БПЛА операторларының эшчәнлеге яу кырыннан ерак арада алып барыла. Иң нәтиҗәле дрончыларга 50 меңнән 500 мең сумга кадәр өстәмә түләү каралган.

Алгы сызыктагы эшнең үзенчәлекләре турында махсус отрядның «Айгир» беспилот аппаратлар белән идарә итү бүлеге операторы, «Варяг» позывлы хәрби хезмәткәр сөйләде.

Туймазы шәһәреннән булган әлеге ир һөнәре буенча эретеп ябыштыручы, ә тыныч тормышта ресторанда эшләгән. Ләкин махсус хәрби операция башлангач, якташларының күпләп СВОга китүен күреп, үзе дә ирекле рәвештә фронтка китәргә карар кылган. 2023 елның маенда ул Советлар Союзы Герое Таһир Кусимов исемендәге 5нче ирекмәннәр батальонына кертелгән һәм «Башкортстан» мотоукчы полкын тулыландырган.

– Граждан тормышта дроннар белән аз гына таныш идем, ләкин чынлап «очарга» өйрәнүем сугышчан слаживание вакытында, тәҗрибәле инструкторлар җитәкчелегендә булды. Ул чакта Минобороны каршында аерым БПЛА операторлары бүлеге юк иде әле, әмма безне шулай да беспилотниклар белән эшләргә өйрәтә башлаганнар иде инде, – дип искә ала Варяг.

Рәсми рәвештә «Айгир» махсус отряды 2024 елда барлыкка килде. Бүгенге көндә бөтен сугышчан эшнең нәтиҗәсе шуларга – БПЛАга бәйле. Разведка, дошманны ут белән юк итү, штурм төркемнәрен озату – барысы да шулар аша башкарыла.

– Хәзер сугыш киберпанкка әйләнде дип әйтергә була. Күпчелек очракта атышмыйлар, ә очалар. Без ерак позицияләрдән эшлибез, штурмчы егетләр өчен юлны чистартабыз. Мин, мәсәлән, утны төзәтү, бомбалар ыргыту белән шөгыльләнәм. Mavic типлы беспилотниклар белән очам. Без дошманның идарә пунктларын ачыклыйбыз. Мин табып, координаталарны башка расчетка – бомба ташлый торган дроннар белән эшләүчеләргә тапшырам, – дип аңлата ул.

БПЛА гаскәренә контракт буенча хезмәткә керү теләүчеләр үзләре яшәгән урындагы хәрби комиссариатка яисә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлау пунктына (Уфа шәһәре, Революция урамы, 156) мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук Госуслуги аша заявка калдырырга да мөмкин.

Фото: https://ufaved.info/

Горур “Варяг” дошманга бирешми!
Горур “Варяг” дошманга бирешми!
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас