Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
2 февраль , 21:25

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Бүрек гаеплеме, суыкмы?

Бүген мондый хәлләр безгә көлке булып тоела. Ә менә 1942 елның 20 гыйнварында хәлләр көләрлек булмый.

Ирек  ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Бүрек гаеплеме, суыкмы?
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Бүрек гаеплеме, суыкмы?

Шул көнне «Кызыл Башкортстан» («Красная Башкирия») газетасында бик җитди хата җибәрелә. И.С. Смирновның «Ленин байрагы астында – немец илбасарларын тулысынча тар-мар итүгә» дигән мәкаләсендә, алтынчы колонканың алтынчы абзацы ахырында, «Кызыл Армиянең һөҗүме (наступление)» дигән сүзләр урынына «Кызыл Армиянең чигенүе (отступление)» дип басылып чыга.

Соңрак ачыкланганча, әлеге хата текстны машинкада яңадан җыйганда кереп китә, беркем дә аны күреп өлгерми. Хата газетаның тиражы тулысынча диярлек басылып чыккач кына ачыклана. Шуңа күрә газеталарның аз гына өлеше укучылар кулына барып җитә, ә тиражның күпчелек өлешен экспедициядә туктатып калырга һәм инде таралганнарын ашыгыч рәвештә кире кайтарырга туры килә.

Газетаның мөхәррир вазифасын башкаручы Гнедков бу күңелсез хәл өчен “гаепне” салкынга япсара. Аның сүзләренә караганда, редакция бинасы начар җылытыла, хезмәткәрләр пальто, бүрек, хәтта бияләйләр киеп эшләргә мәҗбүр була. Нәкъ менә шул шартлар игътибарсызлыкка китергән, ди ул.

Бу вакыйга турында мәгълүмат Башкортстан Республикасы Милли архивында тикшеренү эшләре алып барганда табылды. Язма шундагы документларга нигезләнеп язылды.

Автор фотосы.

Ирек  ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Бүрек гаеплеме, суыкмы?
Ирек  ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Бүрек гаеплеме, суыкмы?
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Бүрек гаеплеме, суыкмы?
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас