Радий Хәбиров республиканың Дәүләт Җыелышына юлламасында радиоэлектрон көрәш, аны ачыклау системаларын үстерү темасына аерым тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, төп бурыч булып FPV-дроннар, разведка дроннары һәм перехватчиклар эшләү һәм җитештерү кала.
"Башкортостан пилотсыз авиация һәм радиоэлектрон көрәш буенча компетенцияләр үзәкләренең берсенә әверелде. Төбәкләрнең "дронофикациясе" рейтингының беренче өчлегенә керде. Безнең уникаль предприятиеләр Россиядә беренчеләрдән булып пилотсыз очкычлар өчен Fpv-дроннар һәм электр двигательләрен күпләп чыгаруны башлап җибәрделәр.
Президент кушуы буенча без барлык класслардагы гражданлык һәм хәрби дроннар җитештерәбез. Инженерларыбыз "Кыш Бабай" дип атаган авыр дрон очыш сынауларын уздырды һәм бүген сугышчыларыбызга ярдәм итә. Бу эшне координацияләве өчен БР Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Тимур Артур улы Хәкимовка рәхмәт белдерәм.
СВО зонасына соңгы ике елда барлыгы 10 меңнән артык дрон җибәрелде. Быел без 20 дән артык резидент компанияне берләштерү, пилотсыз очкычлар һәм аларның компонентларын җитештерүне арттыру өчен төбәк фәнни-җитештерү үзәген ачарга планлаштырабыз. 1 апрельдән БПЛА җитештерү күләмен 50% ка арттырырга кушам", - диде республика җитәкчесе.
Чыганак: Башинформ.