Быел республика яшьләренең “Тулпар” журналы һәм Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе "Батыр яуда сынала" дигән конкурс игълан иткән иде. Проектның ярдәмчесе булып Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары чыгыш ясады.
“Тулпар” журналы битләрендә барган конкурста республикабызның 18 район һәм шәһәреннән өч дистәгә якын язучы катнашты. Авторларның иң яшенә – 28, иң өлкәненә – 88 яшь. Конкурска тәкъдим ителгән шигырь һәм хикәяләр “Тулпар” журналы битләрендә һәм журналның сайтында дөнья күрде. Алар барысы да махсус хәрби операция темасына багышланган.
Әдәби бәйге СВОда батырларча һәлак булган, “Батырлык ордены” белән бүләкләнгән Айдар Тимерханов истәлегенә үтте һәм аның әнисе, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, Илеш районының “Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Гөлфинә Сәлимованың матди ярдәме белән оештырылды.
Конкурсны йомгаклау тантанасы Башкортстан Язучылар берлеге бинасында үтте. Язучылар берлеге рәисе, Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Айгиз Гыйззәт улы Баймөхәммәтов, конкурста катнашучыларны, жюри әгъзаларын сәламләп, конкурста җиңелүчеләр юклыгын, катнашкан һәркемнең актив гражданлык позициясенә ия булуын ассызыклады.
Әйе, батыр яуда беленгән кебек, иҗатчының да рухы кискен чакларда сынала. Шагыйрьләребезнең һәм язучыларыбыз язган юлларда – тарих үзе, чор сулышы, замандашларыбызның җан авазы. Бу конкурста җиңелүчеләр юк. Катнашучылар барысы да – ил йөрәге тетрәгәндә үз сүзен әйтә алучылар.
Башкорт хатын кызлары җәмгыяте рәисе урынбасары, УФһТУ доценты Ирена Галинур кызы Колсарина Гөлфинә Мирзаян кызы Сәлимовага Рабига Кушаева исемендәге "Хатын-кыз – милләт анасы" медален тапшырды, иңнәренә француз яулыгы япты.
Конкурста катнашучыларның бишесе – яугир аналары яисә дәү әниләре: Рита Фәгыйз кызы Солтанова, Надежда Николай кызы Гомәрова, Тәнзилә Фәтхелбаян Исәнбирдина, Мәсүфә Заһит кызы Әюпова, Сания Кәшфулла кызы Шәрипова. Алар, батыр уллар-оныклар үстерү белән бергә, әдәби иҗат эшен дә соклангыч итеп алып бара. Рита Солтанова, Надежда Гомәрова, Тәнзилә Исәнбирдина һәм иң өлкән яшьтәге катнашучы, хәрби табиб анасы Дилә Хәмзә кызы Булгакова Гөлфинә Сәлимова кулыннан конкурсның махсус бүләген кабул итеп алды.
Бер төркем иҗатчыларыбыз (Гадилә Хисамова, Гөлназ Гафарова, Гөлсем Нәбиуллина, Рәсимә Ильясова, Руниза Даутова, Тәслия Әхмәтова, Фәнүзә Мансурова, Флүсә Нәбиева, Ясирә Нәбиева) “Тулпар” журналына 2026 елның 2нче яртыеллыгына абонемент белән бүләкләнде.
Әдәби конкурсын йомгаклау тантанасын Уфа "Нур" татар дәүләт театры артистлары, Башкортстанның атказанган артисты Вилдан Мисбахов һәм Башкортстанның атказанган артисты Айнур Баянов оста итеп алып барды. Конкурска килгән әсәрләрдән өзекләрне Уфа "Нур" татар дәүләт театры артисты, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резеда Фәхруллина сәнгатьле укыды. Рафига Усманова сүзләренә Роза Якупова иҗат иткән “Агылмачы, болыт, агылма…” җырын композитор Роза Якупова үзе башкарды. Башкортстан Республикасының халык артисты, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетова башкарган җырлар тамашачына моң дулкыннарында әсәрләндерде. Баянда Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айрат Нәбиев иде. Сценарийның һәм конкурсның идея авторы – Дилбәр Булатова.
Айрат хәзрәт яу яланында һәлак булучылар рухына атап, яралыларның терелүен, бүген СВО яланында йөрүчеләрнең исән-сау кайтуын, илебезгә иминлек урнашуын теләп, аять-догалар укып ишеттерде.
"Батыр яуда сынала" конкурсы җиңүчеләре:
Шигърият номинациясендә өченче дәрәҗә диплом:
Мәсүфә Әюпова, Резеда Шакирова, Равил Кәбиров.
Чәчмә әсәр номинациясендә өченче дәрәҗә диплом:
Илгиз Әхмәтов, Мәрьям Шәмсиева, Фәнүзә Якупова.
Шигърият номинациясендә 2нче дәрәҗә диплом:
Айзилә Мортаева, Рафига Усманова.
Чәчмә әсәр номинациясендә 2нче дәрәҗә диплом:
Розалина Солтанова, Сания Шәрипова.
Шигърият номинациясендә 1нче дәрәҗә диплом:
Инсур Мөсәнниф.
Чәчмә әсәр номинациясендә 1нче дәрәҗә диплом:
Дилбәр Исраева.
Җиңүчеләргә дипломнарны һәм бүләкләрне “Тулпар” журналының шигърият бүлеге мөхәррире Мөнир Вафин, проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Булатова, баш мөхәррир урынбасары Илдус Фазлетдинов, баш мөхәррир Фаил Фәтхетдинов, Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Альбина Хәлиуллина, Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов тапшырды.
Җиңүчеләрне һәм конкурста катнашучыларны тагын бер тапкыр ихлас тәбриклибез. Каләмнәрегез киләчәктә дә үткен булсын! Сезнең әсәрләрегез яугирләребез һәм аларның якыннарына җан җылысы өләшә. Шигырьләрегез, хикәяләрегез алар өчен дә, безнең һәммәбез өчен дә бик-бик кирәк!
Яшь язучы Дилбәр Исраева, моннан тыш, 2026 елның беренче яртыеллыгына “Тулпар” журналына язылучылар арасында үткәрелгән лотереяда бүләк отты.
Чара тәмамлануга барлык катнашучыларны Гөлфинә Мирзаян кызы оештырган чәй табыны көтә иде.