Башкортстан башкаласында «Геройлар чоры» дүртенче Бөтенрусия ачык патриотик җыр конкурсының финалы тәмамланды. Быел ул Армия мәдәнияте көннәренә багышланды.
Гран-прины Санкт-Петербургтан педагог Лидия Трифонова «Җиңү алда» җыры белән яулады.
«Сүзләр авторы» номинациясендә «Даша» җыры белән Фаина Ташманова җиңүче булды. Икенче урында – «Окраин русская земля» җыры белән СВО катнашучысы Роман Дорошенко (Метун). Өченче урынга «Башкорт аты» җыры белән Нефтекамадан Альбина Ялалетдинова лаек булды.
«Композитор» номинациясендә «Цветы на камне» җыры өчен Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе Урал Иделбаев беренче урын алды.
Икенче урын композитор, музыка белгече, пианист, Бурятия педагогы Лиса Санжиевада – ул «Брату Ивану» җырын иҗат иткән.
Жюри өченче урынны Башкортстанның халык артисты Артур Туктагуловка «Мы вернемся» җыры өчен бирде.
«Автор җыры» номинациясендә беренче урынны конкурста иң яшь катнашучы Лиза Саксельцева алды. Аның «Наша маленькая планета» җыры тамашачыларны һәм «Геройлар чоры» конкурсы жюриен таң калдырды. Саратовның үзәк балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүче 12 яшьлек кыз инде дүртенче ел музыка белән шөгыльләнә.
Икенче урынны «Мужчины высокой пробы» җыры өчен БРның атказанган артисты Рамил Бәдамшин яулады.
Өченче урынга «Солдат» җыры өчен Алинә Әхмәтова лаек булды.