Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
27 август 2025, 20:31

Фронтовик шагыйрь Алексей Преснаков: "Лозунглар кирәкми!"

Ватан һәм махсус хәрби операция турында балалар белән кем һәм ничек сөйләшә ала? Бу тема Уфага Армия мәдәнияте көннәрендә килгән фронтовик шагыйрь, «Русиянең әдәби мирасы» Бөтенрусия әдәби мәдәни-агарту проекты җитәкчесе Алексей Преснаков белән әңгәмәдә күтәрелде.

Фронтовик шагыйрь Алексей Преснаков: "Лозунглар кирәкми!"
Фронтовик шагыйрь Алексей Преснаков: "Лозунглар кирәкми!"

Максатчан патриотик эшне 10-12 яшьтән, хәтта иртәрәк тә башларга кирәк, дип саный Алексей Сергеевич.

Шагыйрь сүзләренчә, СВО темасына сыйфатлы әдәбият җитәрлек түгел. Соңгы ике елда язылган әсәрләрдән  СВО ветераны Дмитрий Артисның «Дневник доброволеца» һәм Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимовның «Батыр. Сугышсыз булмый» китапларын иң яхшылардан дип саный.

Яшьләргә нинди гади тезислар җиткерергә кирәк, дигән сорауга Алексей Преснаков ышаныч белән җавап бирә: «Лозунглар кирәкми. Патриотлык темасын универсаль һәм барысын да берләштерүче тел — мәдәният теле ярдәмендә алга этәрергә кирәк, ә бу әдәбият та, музыкаль әсәрләр дә, театр куелышлары да, нәфис фильмнар да».

Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас