Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
27 август 2025, 12:30

"Армия мәдәнияте көннәре"нең соңгы көне бай эчтәлекле

Русия Оборона министрлыгы проектының йомгаклау көне вакыйгаларга бай булачак.

"Армия мәдәнияте көннәре"нең соңгы көне бай эчтәлекле
"Армия мәдәнияте көннәре"нең соңгы көне бай эчтәлекле

Дәүләт академия рус драма театрында Мостай Кәримнең «Ярлыкау (Помилование)» повесте буенча куелган «Ай һәм яфраклар яңгыры (Луна и листопад)» спектакле узачак. Анда МХО катнашучыларын һәм аларның гаиләләрен чакырганнар.

Фестивальнең мәртәбәле кунаклары рәссамнар Юрий Сивачев һәм Андрей Дареев мастер-классларында сугыш хәрәкәтләре ветераны портретларын язачак һәм баталь рәсем сәнгатендә композиция булдыру нечкәлекләрен тикшерәчәк.

Фестивальнең эшлекле өлеше кысаларында Башкортстан Башлыгы каршындагы Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре буенча совет утырышы узачак.

Моннан тыш, «Музейлар һәм Геройлар: патриотик тәрбиягә яңа алымнар» семинары оештырыла. Анда император Бөек Петр исемендәге Үзәк хәрби-диңгез музее һәм РФ Кораллы көчләренең Үзәк музее вәкилләре катнашачак. Русия Герое генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның туган көнендә мәртәбәле кунаклар легендар полководец һәйкәленә чәчәкләр салачак.

Кичен Совет мәйданында «Геройлар чоры» Бөтенрусия патриотик җыр конкурсының финалы узачак, анда җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.

Тамашачылар алдында конкурста катнашучылар, Башкорт дәүләт филармониясенең эстрада-джаз оркестры, Оборона министрлыгының иҗат коллективлары һәм Русиянең атказанган артисты Ольга Кормухина чыгыш ясаячак.  18.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.

"Армия мәдәнияте көннәре"нең соңгы көне бай эчтәлекле
"Армия мәдәнияте көннәре"нең соңгы көне бай эчтәлекле
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас