Вакыйга Уфада Армия мәдәнияте көннәре кысаларында булды. РФ Оборона министрлыгы Мәдәният департаментының мәдәни программалар бүлеге башлыгы Ольга Фаллер билгеләп үткәнчә, ике мәдәният учреждениесенең багланышлары килешү имзаланганнан соң яңа стимул алачак.
"Бүген төп катнашучылар - ике уникаль музей. Үзәк хәрби мәдәният учреждениеләренең энҗесе – Греков исемендәге хәрби рәссамнар студиясе һәм Башкортстан энҗесе – Нестеров исемендәге сәнгать музее. Шул була да инде – "Армия. Мәдәният. Бердәмлек", – дип искәртте Ольга Владимировна Башкортстанда үтүче Армия мәдәнияте көннәре шигарен.
Михаил Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее директоры Айрат Терегулов ассызыклаганча, грековчылар белән бергәләп эшләү яңа проектларга яшел юл ачачак.