Уфаның Совет мәйданында Армия мәдәнияте көннәре кысаларында Русия Геройларына багышланган «Безнең маяклар» кичәсе узды. Концерт элекке һәм хәзерге геройлар истәлегенә хөрмәт чарасы булды. Мәртәбәле кунаклар арасында СВО да катнашучылар да бар иде.
Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе Әскәр Абдразаковка Русия Оборона министрлыгының «Ватанга тугрылык һәм хезмәт өчен» медале тапшырылды.
РФ Оборона министрлыгының мәдәният департаментының «Казанышлар өчен» билгесе белән БР мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина, БР Дәүләт академия симфоник оркестры директоры Артур Нәзиуллин, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башгосфилармония директоры Алмаз Сәетов, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты ректоры вазыйфаларын башкаручы Илмар Әлмөхәммәтов, «Башкортостан» ДКЗы директоры вазыйфаларын башкаручы Людмила Чечкина һәм Сибай концерт-театр берләшмәсе директоры вазыйфаларын башкаручы Юнир Кәлимуллин бүләкләнде.
Русия Федерациясе Оборона министрлыгы мәдәният департаментының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр арасында Башкортстанның халык шагыйре Лариса Абдуллина, Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә директоры Айгөл Әминева, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының баш режиссеры Рөстәм Хәкимов, «Дәрвиш-хан» (җитәкчесе Альберт Габбасов) һәм «Павильон» (җитәкчесе Илья Устинов (Столетов)) төркемнәре коллективлары, язучылар Мөнир Кунафин, Миләүшә Хәбилова, шагыйрьләр Александр Хватков һәм Алексей Терехов, тәрҗемәче Светлана Чураева һәм башкалар бар.