Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
26 август 2025, 16:05

Конкурс кунаклары Уфага килә

«Геройлар чоры» IV Бөтенрусия патриотик җыр конкурсында катнашучылар Уфага җыела башлды.

Конкурс кунаклары Уфага килә
Конкурс кунаклары Уфага килә

"Армия мәдәнияте көннәре"ндә, 26 һәм 27 августта, Уфаның Совет мәйданында «Геройлар чоры» IV Бөтенрусия патриотик җыр конкурсы кысаларында концертлар узачак.

Иң яшь катнашучы -  Саратов шәһәреннән мәктәп укучысы Елизавета Саксельцева. Аңа нибары 12 яшь, ә аның йөрәгендә тынычлык турында хыял яши. Үзенең җыры белән ул "Безнең кечкенә планета"ны коткарырга тели. Аның җыры нәкъ шулай атала.

"Конкурста катнашу аша мин кешеләр бер-берсенә карата игелекле булсын һәм бөтен планетада тынычлык булсын, дигән теләгемне җиткерергә омтылам", - ди Лиза. 

Конкурс кунаклары Уфага килә
Конкурс кунаклары Уфага килә
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас