Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
26 август 2025, 12:55

Аскар Абдразаков медаль белән бүләкләнде

Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Аскар Абдразаков Русия Федерациясе Оборона министрлыгының «Ватанга тугрылык һәм хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.  

Аскар Абдразаков медаль белән бүләкләнде
Аскар Абдразаков медаль белән бүләкләнде

Бүләкләү тантанасы Армия мәдәнияте көннәре кысаларында «Безнең маяклар» концерты вакытында булды. Югары бүләкне артистка Русия Герое Денис Чернавин тапшырды.

- Алгы сызыктагы егетләргә сезнең ярдәмегез бик кирәк. Барыгызга да - мәдәният эшлеклеләренә, хәрби хәбәрчеләргә, волонтерларга -  безнең белән бергә җиңүне якынайтканнары өчен рәхмәт. Сезнең хезмәт - бәһасез! — диде ул.

Оборона министры урынбасарының рәхмәте  башка мәдәният эшлеклеләренә дә тәгаенләнгән иде: алар - Гаскәров ансамбле директоры Нәзир Байзитов, «Башкортостан» телерадиокомпаниясенең танып-белү программалары редакциясе җитәкчесе Гүзәл Хәмитова, Сәхнә осталары берлеге рәисе Рамил Бәдамшин һәм «Кәрван-сарай» төркеме солисты Заһир Исәнчурин. Шулай ук Оборона министрлыгының Рәхмәте белән Вәлиди исемендәге Милли китапханә директоры Марат Зөлкарнәев һәм Башкорт дәүләт филармониясе музыканты Радик Динәхмәтов та билгеләп үтелде. Тантанада алар катнаша алмады, чөнки әле махсус операция зонасында. Бүләкләрне аларга якын арада тапшырачаклар.

Аскар Абдразаков медаль белән бүләкләнде
Аскар Абдразаков медаль белән бүләкләнде
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас