Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
26 август 2025, 12:59

Армия мәдәнияте көннәре дәвам итә

Русия Федерациясе Оборона министрлыгының «Армия мәдәнияте көннәре» федераль проекты Башкортстан Республикасында бүген, 26 августта, дәвам итә.

Армия мәдәнияте көннәре дәвам итә
Армия мәдәнияте көннәре дәвам итә

Октябрьскийда  Оборона министрлыгының иҗат коллективлары — А. В. Александров исемендәге Җыр һәм бию ансамбле, Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренең «Кызыл Йолдыз» җыр һәм бию ансамбле, Ленинград хәрби округының фронт иҗат бригадасының концерты булачак.

Үзәк хәрби округның Җыр һәм бию ансамбле үз программасы белән —  Салаватта, ә «Рубин йолдызы» фронт иҗат бригадасы Уфада, Сугыш ветераннарының республика клиник госпиталендә чыгыш ясаячак.

Фестивальнең эшлекле программасы кысаларында Башкортстан Республикасы хәрби хезмәткәрләре һәм журналистлары һәм Ирина Владимировна Лосик (журналист, «Йолдыз (Звезда)» телеканалы алып баручысы, «Җиңүчеләр варислары (Наследники победителей)» Мәдәни-тарихи хәтерне саклау фонды президенты) катнашлыгында очрашу узачак.

М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында З. Буракаева пьесасы буенча Х. Үтәшев куелышында «Салават варислары чигенмәячәк!» спектакле күрсәтеләчәк.

Уфаның Совет мәйданында «Геройлар вакыты» IV Бөтенроссия ачык патриотик җыр конкурсының Зур концерт-ярымфиналы узачак. Фестиваль кунаклары алдында ярымфиналчылар, Х.Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең эстрада-джаз оркестры чыгыш ясаячак.  Башлана 18:00 сәгатьтә, керү ирекле (12+).

Армия мәдәнияте көннәре дәвам итә
Армия мәдәнияте көннәре дәвам итә
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас