Бөек Җиңүгә - 80 ел
25 август 2025, 12:19

Уфага «Җиңү» ордены килде

Башкортстанның Милли музеенда «Җиңү» орденын күрергә мөмкин.

Уфага «Җиңү» ордены килдеУфага «Җиңү» ордены килде
Уфага «Җиңү» ордены килде

Башкортстанның Милли музеенда Армия мәдәнияте көннәре кысаларында «Мәдәният армиясе» күргәзмәсе экспозициясе куелды. Аның иң кыйммәтле һәм сирәк экспонатларының берсе –  «Җиңү» ордены. Ул РФ Кораллы көчләренең Үзәк музее (ЦМВС) тарафыннан тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә чараның Матбугат хезмәте.

«Җиңү» ордены – хәрби операцияләрне уңышлы уздырган өчен хәрби җитәкчеләргә тапшырылучы орден, СССРның иң югары хәрби ордены. Барлыгы бу орден белән 20 тапкыр бүләкләгәннәр,  17 кеше –  орден кавалеры (өчесе ике тапкыр бүләкләнгән).

ЦМВСТА биш «Җиңү» ордены саклана: икесе — Георгий Жуковныкы, икесе — Александр Василевский ордены һәм берсе — Родион Малиновский бүләге.

Шуларның берсен Армия мәдәнияте көннәрендә БР Милли музеенда (22 августтан 27 августка кадәр)  күрергә мөмкин.

Күргәзмәдә шулай ук Җиңү байрагының күчермәсе, артистларның сәхнә костюмнары, бүләкләр, билгеләр һәм мәдәни фронттагы казанышлар турында сөйли торган башка әйберләр тәкъдим ителгән. 

Уфага «Җиңү» ордены килде
Уфага «Җиңү» ордены килде
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас