Бөек Җиңүгә - 80 ел
25 август 2025, 12:58

Саратовтан 13 яшьлек кыз "Геройлар чоры" конкурсының иң яшь катнашучысы

Фестиваль катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя. Быел оештыру комитетына илнең 31 төбәгеннән 232 гариза килгән. Конкурс төрле яшьтәге авторлар һәм башкаручылар катнаша алуы белән дә уникаль. Әйтик, 2025 елда иң яшь катнашучы Саратовтан 13 яшьлек мәктәп укучысы Елизавета Саксельцева булачак. Ул тамашачылар хөкеменә үз иҗат иткән «Безнең кечкенә планета» («Наша маленькая планета») җырын тәкъдим итәчәк.

Саратовтан 13 яшьлек кыз "Геройлар чоры" конкурсының иң яшь катнашучысыСаратовтан 13 яшьлек кыз "Геройлар чоры" конкурсының иң яшь катнашучысы
Саратовтан 13 яшьлек кыз "Геройлар чоры" конкурсының иң яшь катнашучысы

Җыр бәйгесендә шулай ук Стәрлетамактан «Павильон» рок-төркеме дә катнашачак. Коллектив белән СВО ветераны Илья Столетов җитәкчелек итә. Музыкантлар махсус хәрби операция башыннан ук сугышчыларга ярдәм итә: хәрби частьларда, госпитальләрдә чыгыш ясыйлар.

Ярымфиналга Улан-Удэ, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Саратов кебек шәһәрләрдән барлыгы 19 катнашучы үткән.

27 августта узачак финалда өч номинациядә («Автор җыры», «Композитор», «Җыр сүзләре авторы») җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнәчәк.

Мәртәбәле кунаклар арасында Көньяк хәрби округының «Рубин йолдызы» фронт бригадасы һәм Русиянең атказанган артисткасы Ольга Кормухина булачак.

Ольга Кормухина шулай ук композитор, Русиянең  атказанган сәнгать эшлеклесе Нур Даутов, җырчы, Русиянең атказанган артисты Идрис Газиев, шагыйрә Кристина Андрианова һәм Башкортстанның халык артисты Алена Завьялова кергән жюрины җитәкләячәк.

Саратовтан 13 яшьлек кыз "Геройлар чоры" конкурсының иң яшь катнашучысы
Саратовтан 13 яшьлек кыз "Геройлар чоры" конкурсының иң яшь катнашучысы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас