

Уфаның «Нур» дәүләт театры хезмәткәре Алинә Сабитова үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты: «Картиналар гаҗәеп, алар минем күңелемне нечкәртте. Мин хәтта күз яшьләремне дә тыя алмадым. Марченконың МХОда булган сугышчыларны төшергән сурәтләре гаҗәеп. Персонажларынвң күзләрендә шәфкатьсезлек юк. Алар дөньяга ихласлык һәм ышаныч белән карый. Бу портретларда мин яктылык һәм үзенчәлекле энергия тоям. Алар үз Ватаны өчен көрәшүче чын, тере, көчле кешеләр". Алинәгә иң яшь герой Саша Сергеевның портреты аеруча тәэсир иткән.
Уфада армия мәдәнияте көннәре кысаларында оештырылган «Безнең заман геройлары» һәм «Донбасс күмере. Җиңү йөзләре» күргәзмәләре Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театрында 25 августка кадәр эшләячәк.