Бөек Җиңүгә - 80 ел
24 август 2025, 08:46

"Армия мәдәнияте көннәре" экваторы нинди булыр?

«Армия мәдәнияте көннәре»нең бүгенге программасы да аеруча эчтәлекле.

"Армия мәдәнияте көннәре" экваторы нинди булыр?"Армия мәдәнияте көннәре" экваторы нинди булыр?
"Армия мәдәнияте көннәре" экваторы нинди булыр?

Русия Федерациясе Оборона министрлыгының «Армия мәдәнияте көннәре» федераль проектының өченче көне  старт алды.

16:00 сәгатьтә «Торатау» «Конгресс-холлында» «Җырда батырлык, биюдә кыюлык!» дигән  уникаль уртак программа белән Уфаның «Мирас»  һәм Үзәк хәрби округның җыр һәм бию ансамбльләре чыгыш ясаячак.

Русия Федерациясе Оборона министрлыгының башка иҗат коллективлары гастрольләре Белоретта дәвам итә, анда А. В. Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле, Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренең «Кызыл Йолдыз» җыр һәм бию ансамбле һәм Ленинград хәрби округының фронт иҗат бригадасы артистлары үз концертларын куячак.

Шулай ук Уфада яңа музей экспозицияләре эше дәвам итә, ә «Родина» кинотеатрында «Кадет карашы» бөтенармия һәвәскәр кыска метражлы фильмнар кинофестивале фильмнары  күрсәтеләчәк.

Кич Совет мәйданында «Көз романтикасы» III Халыкара классик музыка фестивале ахыры көтелә — программада З. Исмәгыйлевнең «Салават» симфоник поэмасы, А. Бородинның «Кенәз Игорь» операсыннан «Половецкие пляски» һәм С. Рахманиновның 2 нче симфониясенең II өлеше яңгыраячак. Концерт 18:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.

Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас