

Танылган рәссам, Русия Рәссамнар берлеге әгъзасы Сергей Марченконың "Донбасс күмере. "Җиңү йөзе" күчмә күргәзмәсе Башкортстанда үтүче Армия мәдәнияте көннәре программасы кысаларында тәкъдим ителде.
Сергей Марченко портретларны крафт кәгазендә күмер белән ясый. Ул үзенең иҗат серләрен шулай дип аңлата: кәгазь шундук уртача фон бирә, тән төсе белән туры килә диярлек, ә сыгылмалы күмер теләсә нинди фантазияне башкарырга мөмкинлек бирә, геройның йөз үзенчәлекләрен һәм эмоциональлеген нечкә детальләр белән чагылдыра.
СВО яугире Юрий Лысов рәссамның портретларын бик ошаткан. "Полотно аша кеше характерын чагылдыру өчен зур талант булырга тиеш дип саныйм", — дип уртаклаша ул үз фикере белән.
Исегезгә төшерәбез, Сергей Марченко махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук хәрби хәрәкәтләр шартларында эшләүче волонтерлар һәм медиклар образларын тудыра. Нәкъ менә аларның портретлары Уфада тәкъдим ителгән күчмә күргәзмәдә күрсәтелә.
"Гаҗәеп портретлар, күңелне нечкәрттеләр. Мин хәтта еладым да, - дип фикер уртаклашты Уфа «Нур» татар дәүләт театры хезмәткәре Алинә Сабитова. - Марченко персонажларының, ә бу МХОда булган сугышчылар, күзләрендә бернинди рәхимсезлек юк. Алар дөньяга шундый ихласлвк, ышаныч белән карыйлар! Бу портретларда мин яктылык күрәм, үзенчәлекле энергия тоям. Бу үз иле өчен көрәшүче кешеләр - чын, тере, көчле кешеләр. Барыннан да бигрәк Саша Сергеевның – иң яшь геройның портреты сокландырды".