Бөек Җиңүгә - 80 ел
23 Августа 2025, 11:12

Оборона министрлыгының хәрби округлары иҗат коллективлары гастрольләрдә

Башкортстан Республикасы Башлыгы инициативасы һәм Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән 2025 елның 22-27 августында республикада Русия Федерациясе Оборона министрлыгының «Армия мәдәнияте көннәре» федераль проектының масштаблы чаралары узачак.

Оборона министрлыгының хәрби округлары иҗат коллективлары гастрольләрдәОборона министрлыгының хәрби округлары иҗат коллективлары гастрольләрдә
Оборона министрлыгының хәрби округлары иҗат коллективлары гастрольләрдә

Проект төбәкнең барлык муниципалитетларын колачлаячак.

Башкортстанда яшәүчеләрне һәм кунакларны концертлар, күргәзмәләр, иҗади очрашулар, мастер-класслар һәм театр куелышлары көтә.

Алдынгы хәрби иҗат коллективлары гастрольләре программаның төп бизәге булачак.

Үзәк хәрби округның җыр һәм бию ансамбле үзенең чыгышлары белән Уфаны да, республиканың башка шәһәрләрен дә сөендерәчәк.

  Нефтекама — Мәдәният һәм ял паркы, 23 август, 13:00;

  Уфа — "Торатау"  Конгресс-холлы, 24 август, 18:00 ("Мирас" Уфа җыр һәм бию ансамбле белән уртак концерт);

  Күмертау — Советлар мәйданы, 25 август, 18:00;

  Салават«Нефтехимик» мәдәният йорты, 26 август, 18:00;

  Уфа — Совет мәйданы, 27 август, 18:00.

Шулай ук армия мәдәнияте көннәре чаралары кунакларын Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренең «Кызыл Йолдыз» җыр һәм бию ансамбленең иҗади бригадасы, Ленинград хәрби округының А. В. Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле чыгышлары сөендерәчәк.

  Стәрлетамак — шәһәр Мәдәният сарае, 22 август, 16:00;

  Сибай — Балалар иҗаты үзәге, 23 август, 16 00;

  Белорет — шәһәр Мәдәният сарае, 24 август, 15 00;

  Уфа — Совет мәйданы, 25 август, 18 00;

  Октябрьский — Октябрьский музыка көллияте, 26 август, 17 00;

  Уфа — Совет мәйданы, 27 август, 18:00. 

Оборона министрлыгының хәрби округлары иҗат коллективлары гастрольләрдә
Оборона министрлыгының хәрби округлары иҗат коллективлары гастрольләрдә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас