

"Ул альбом яздырды һәм бөтен дөнья буйлап йөреп чыкты. Бу, әлбәттә, безнең яраткан җырларыбызның эталон башкарылышы иде. Һәм минем өчен аларны дөньяның төрле опера сәхнәләрендә очрашкан Әскар Абдразаков һәм Василий Ладюк кебек осталар белән башкару бик дулкынландыргыч. Моны бик рәхәтләнеп эшлим", - дип белдерде Оксана Волкова.
Аның гаиләсендә, күпләрнеке кебек үк, аклы-каралы телевизор бар иде. Аның буенча сугыш турында фильмнар карадык — «Летят журавли», «А зори здесь тихие...». Нәкъ менә повесть мотивлары буенча язылган операдагы Женька Комелькова ариясен ул бу кичне башкарды.
«Минем әти сугыш баласы иде, концлагерь узды. Җырларны башкарганда, мин Совет мәйданында кешеләрнең күзләрен күрәм, аларның нинди хис кичерүен тоям. Һәр икенчесе диярлек җырлый иде. Бу җырлар безнең йөрәгебездә, күңелебездә", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты артистка.