Бөек Җиңүгә - 80 ел
23 август 2025, 11:01

Бу җырлар безгә ана сөте белән сеңгән!

Бүген "Көз романтикасы" фестиваленең икенче көне. Анда һәркемгә таныш җырлар яңгыраячак.

Бу җырлар безгә ана сөте белән сеңгән!Бу җырлар безгә ана сөте белән сеңгән!
Бу җырлар безгә ана сөте белән сеңгән!

"Көз романтикасы" фестиваленең беренче көнендә Русия Федерациясенең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Әскәр Абдразаков, Русиянең атказанган артисты Василий Ладюк, Халыкара конкурслар лауреаты Оксана Волкова (Беларусь) башкаруында, Дмитрий Крюков җитәкчелегендәге Дәүләт академия симфоник оркестры озатуында, сугыш чоры еллары  җырлары яңгырады.

– Фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана, һәм без аны һәркемгә яхшы таныш һәм беркемне дә битараф калдырмый торган җырлар белән ачабыз, — дип фикер уртаклашты БР Дәүләт оркестры директоры, Башкортстанның халык артисты Артур Нәзиуллин.  Без аларны ана сөте белән сеңдердек, һәм мин аларны бергә җырларбыз, югалту ачысын искә төшереп уйланырбыз һәм гаделлекнең тантанасына шатланырбыз дип уйлыйм. Бүген, 23 августта, Совет мәйданында БР Дәүләт оркестры белән бергә Бөекбританиядән чакырылган кунак — пианист Фредерик Кемпф чыгыш ясаячак, ул Петр Чайковскийның беренче фортепиано концертын башкарачак, ә концертның икенче бүлегендә Дмитрий Шостаковичның атаклы «Ленинград» симфониясе яңгыраячак. 24 август кичендә кунаклар рус һәм башкорт академия композиторлык мәктәпләренең симфоник шедеврларын тыңлаячак.

Фото: Артур Гыйлманов.

 

Бу җырлар безгә ана сөте белән сеңгән!
Бу җырлар безгә ана сөте белән сеңгән!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас