Бөек Җиңүгә - 80 ел
22 август 2025, 06:35

«Армия мәдәнияте көннәре» старт алды

22 августта Русия Федерациясе Оборона министрлыгының Башкортостан Республикасында «Армия мәдәнияте көннәре» федераль проекты үз эшен башлады. 22 августтан 27 августка кадәр дәвам итәчәк фестиваль Башкортстан Республикасы Башлыгы инициативасы һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.

«Армия мәдәнияте көннәре» старт алды«Армия мәдәнияте көннәре» старт алды
«Армия мәдәнияте көннәре» старт алды

Чара кунакларын бай мәдәни программа көтә: иртәдән үк мәртәбәле кунаклар Уфаның Җиңү Паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салачаклар, ә аннары Республика Сугышчан Дан музеенда "Русия. Донбасс. МХО" күргәзмәсе ачыла.

Башкортстан Республикасының Милли музеенда Оборона министрлыгының Мәдәният департаменты белән берлектә «Мәдәният армиясе» (Русия Кораллы көчләре системасында сәнгать һәм мәдәни миссиянең роле турында)  һәм М. Б. Греков исемендәге хәрби рәссамнар студиясе рәссамы, Русия Рәссамнар берлеге әгъзасы Егор Анатольевич Смирновның «СВО глазами художника» дигән авторлык эшләре күргәзмәләре ачыла.

Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театрында Ленинград хәрби округының җыр һәм бию ансамбленең Беренче фронт иҗади бригадасы рәссамы, Мәскәү өлкәсенең Рәссамнар берлеге  әгъзасы Юрий Евгеньевич Сивачевның "Безнең заман геройлары" күргәзмә-проектын ачу булачак. Шулай ук Русия Рәссамнар берлеге  әгъзасы Сергей Иванович Марченконың үз катнашлыгында  "Донбасс күмере. Җиңү йөзләре" күчмә күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

«Армия мәдәнияте көннәре» старт алды
«Армия мәдәнияте көннәре» старт алды
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас