Бөек Җиңүгә - 80 ел
21 август 2025, 07:39

Русиянең диңгез көче турындагы күргәзмә – Уфада

Башкортстан башкаласында – Русиянең диңгез көче символына багышланган күргәзмә. 21 августтан 27 августка кадәр  В.И. Альбанов исемендәге Полярчылар музее мәйданчыгына рәхим итегез. 

Русиянең диңгез көче турындагы күргәзмә – УфадаРусиянең диңгез көче турындагы күргәзмә – Уфада
Русиянең диңгез көче турындагы күргәзмә – Уфада

Русия Федерациясе Оборона министрлыгы Уфада «Безнең белән Илаһ һәм Андреев флагы!" онлайн-күргәзмәсен тәкъдим итә.

Күргәзмә Русия Хәрби-Диңгез Флоты символы булган Андреев флагының 330 еллык тарихына багышланган.

Чара Уфада үтүче Армия мәдәнияте көннәре кысаларында Үзәк хәрби-диңгез китапханәсе тарафыннан оештырыла һәм 21 августтан 27 августка кадәр  В.И. Альбанов исемендәге Полярчылар музее мәйданчыгында узачак.

Күргәзмәдә Петр I чорыннан башлап Андреев флагы тарихы турында XVIII–XXI гасырларда язылган китаплар һәм мәкаләләр тәкъдим ителгән.

Экспозиция легендар диңгез сугышлары, Бөек экспедицияләр, Русия диңгезчеләренең батырлыгы, хәрби диңгез флотын модернизацияләү тарихы, Төп хәрби-диңгез парадын үткәрү һәм заманча сугыш хәрәкәтләре турындагы материалларны үз эченә ала.

Русиянең диңгез көче турындагы күргәзмә – Уфада
Русиянең диңгез көче турындагы күргәзмә – Уфада
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас