Бөек Җиңүгә - 80 ел
27 июнь 2025, 10:17

Юк, онытмыйбыз!

Бүген «Русия – минем тарихым» Уфа тарихи паркында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Онытырга хакыбыз юк!» мультимедиа күргәзмәсе ачылды.

Юк, онытмыйбыз!Юк, онытмыйбыз!
Юк, онытмыйбыз!

Экспозиция Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча Дәүләт тарихи музее тарафыннан әзерләнгән шул ук исемдәге тарихи-документаль күргәзмә базасында булдырылган. Проектның цифрлы версиясендә электрон форматка күчерелгән архив документлары, уникаль музей предметлары һәм сирәк артефактлар тәкъдим ителгән, алар Бөек Ватан сугышының төп этапларын ачык күрсәтә. Күргәзмә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында сөйли – немецларның басып керүеннән башлап Җиңү парадына кадәр вакытны иңли. Күргәзмә материаллары арасында Германиянең капитуляциясе турындагы Акт һәм Жуковның Җиңү парадындагы чыгышы тексты кебек уникаль документлар да бар.

Мультимедиа тарихи паркының Уфа бүлеге фәнни кураторы, тарих фәннәре докторы, Уфа фән һәм технологияләр университеты профессоры Рөстәм Хаҗиев хәбәр итүенчә, күргәзмәне оештыруга Русия һәм Беларусь Республикасыннан федераль, төбәк һәм ведомство дәрәҗәсендәге илледән артык архив һәм музей учреждениесе белгечләре җәлеп ителгән. Аның сүзләренчә, проект меңнән артык экспонатны үз эченә ала, алар арасында — дүрт йөздән артык архив документлары, аларның күбесе беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертелә.

Экспозиция ун тематик блокка бүленгән: “СССРга һөҗүм”, “Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!”, “Ленинград блокадасы”, “Партизан хәрәкәте”, “Бер адым да артка чигенмә!”, “Гади нацизм”, “СССР территориясеннән дошманны куып чыгару”, “Бөек Ватан сугышы геройлары”, “Европаны азат итү”, “Берлин штурмы. Җиңү!”.

 Уфадагы күргәзмә Башкортстан халкының фашизмны Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләүче “Көт мине, Агыйдел” экспозициясе белән тулыландырылган.

«Алга-Патриот» иҗтимагый-патриотик хәрәкәте җитәкчесе Ринат Хәбиров күргәзмәнең әһәмиятен аерым билгеләп үтте. Ул искәрткәнчә, хәзерге буын ата-бабаларның батырлыгы турында тарихи хәтерне саклау өчен җаваплы: сугыш кырларында да, тылда да. Ул Уфа һәм бөтен республика халкы күргәзмә белән кызыксыныр, аннан фәһем алыр, дигән өмет белдерде.

Фото: "Русия – минем тарихым" тарихи паркы.

Юк, онытмыйбыз!
Юк, онытмыйбыз!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас