Бөек Җиңүгә - 80 ел
21 июнь 2025, 05:41

«Фронт бригадалары» урамы: атама каян килгән?

Уфаның Инорс бистәсендә урнашкан бу урамның исеме Бөек Ватан сугышы белән турыдан-туры бәйле.

«Фронт бригадалары» урамы: атама каян килгән?«Фронт бригадалары» урамы: атама каян килгән?
«Фронт бригадалары» урамы: атама каян килгән?

1984 елга кадәр ул “Тунгус урамы” дип атала. Бүгенге исеменең тарихы мондый: сугыш башлангач Уфа нефть эшкәртү заводының яшьләр бригадалары арасында “фронт бригадасы” исемен алу өчен социалистик ярыш башлана. Моның өчен яшьләр планны кимендә ике ай буена 150 процентка арттырып үтәргә тиеш була. Аларны иң катлаулы һәм җаваплы урыннарга җибәрәләр. 1944 елның май аена Уфада 1316 шундый бригада исәпләнә. Шуларның берсе Уфа нефть эшкәртү заводында Ә.Ф. Фәйзуллина җитәкләгән бригада була. Бүген аларның коллектив фотографиясе Агыйдел елгасының яр буендагы “Нефтьчеләр аллеясе”н бизи. 1984 елда Уфа шәһәр советының махсу карары белән урамга «Фронт бригадалары» урамы исеме бирелә.

Менә шундый тарих!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

«Фронт бригадалары» урамы: атама каян килгән?
«Фронт бригадалары» урамы: атама каян килгән?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас