Бөек Җиңүгә - 80 ел
21 июнь 2025, 06:29

Башкортстан нефтьчеләре – фронтка!

Бөек Ватан сугышы елларында Башкортстанда 5,1 миллион тонна нефть табыла.

Башкортстан нефтьчеләре – фронтка!Башкортстан нефтьчеләре – фронтка!
Башкортстан нефтьчеләре – фронтка!

Сугыш елларында Башкортстан нефть сәнәгате илнең ныклы терәгенә әверелә. Беренчедән, биредә яңа яткылыклар табылып, Туймазы һәм Кинҗәбулат “кара алтын”ы нефть эшкәртү заводларына җибәрелә башлый. Икенчедән, фронт сызыгында урнашкан күп кенә заводлар эвакуацияләнеп, Башкортстанда эшләвен дәвам итә. Кавказ нефтен эшкәртү мөмкинлеге югалганда, Башкортстан хәрби техника, транспорт, авиацияне чимал белән тәэмин итүдә хәлиткеч роль үти башлый.

Бөек Ватан сугышы елларында Башкортстанда 5,1 миллион тонна нефть табыла, 6,5 миллион тонна нефть эшкәртелә, 2,5 миллион тонна нефтепродукт фронтка җибәрелә.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Башкортстан нефтьчеләренең фидакарь хезмәтенә багышлап, 2024 елда Агыйдел ярында “Нефтьчеләр аллеясе” ачылды. Анда республика нефть сәнәгатенең сугыш елларындагы торышы чагылыш таба, күпсанлы экспонатлар урын ала. Аллея бүгенге буынның ата-бабаларыбызга рәхмәте булып яңгырый.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотолары.

Башкортстан нефтьчеләре – фронтка!
Башкортстан нефтьчеләре – фронтка!
Башкортстан нефтьчеләре – фронтка!
Башкортстан нефтьчеләре – фронтка!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас