

«Абонент недоступен» – ул вакыт эчендә сәяхәт, сугышны кичергән кешеләрнең тавышларын ишетү, аларның сызлануларын, өметләрен, сынмаган рухын тою мөмкинлеге.
«Абонент недоступен» подкастлары Русия Федерациясе Президенты карамагындагы Тарихи хәтер милли үзәге тарафыннан «Без срока давности» проекты кысаларында булдырылган. Аудиоязмалар архив документларына һәм Бөек Ватан сугышы шаһитларының һәм катнашучыларының реаль тарихларына нигезләнгән.
Болар аудиоязма гына түгел, ә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары эченнән хәзерге көнгә шалтырату, сез – аларның турыдан-туры шаһиты кебек. Бу тавышлар арасында кечкенә Таня Савичеваныкы да бар, аның көндәлек язмалары блокададагы Ленинград авазы ул. Сез җимерелгән Берлинда үз гомерен куркыныч астына куеп немец кызын коткарган совет солдаты Николай Масалов тарихын да ишетерсез.
Тугыз улын фронтта югалткан герой-Ана Епистиния Степанованың ачы тарихы беркемне дә битараф калдырмас. Бу һәм башка гади кешеләр, чорлар арасын кыскартып, телефон аша безгә мөрәҗәгать итәләр.
Сериядә барлыгы 31 тарих – аларның һәркайсы реаль вакыйгаларга нигезләнгән һәм Русия Федерациясе Президенты карамагындагы Тарихи хәтер милли үзәге белгечләре тарафыннан җентекләп сайлап алынган документаль чыганаклар белән расланган. Алар берсе дә уйлап чыгарылмаган, ә сынмас кеше рухына документлаштырылган һәйкәл булып тора.
ВКонтакте: https://vk.com/podcasts-225794248
Яндекс.Музыка: https://music.yandex.ru/album/34419172?dir=desc&activeTab=about
Литрес: https://www.litres.ru/podcast/ano-nacionalnyy-centr-istoricheskoy-pamyati-pri-prezide/abonent-nedostupen-71415199/