

Иртәгә Уфада Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлап чыгарылган китаплар күргәзмәсе узачак. Чара «Китап бәйрәме» III Халыкара китап ярминкәсе кысаларында үткәрелә.
Презентация барышында берничә җыентык тәкъдим ителәчәк. Башкортлар борынгы заманнардан ук батырлык һәм кыюлыклары белән дан тоткан. Авыр вакытларда һәрвакыт туган илен дошманнарыннан саклап, яклап торган. 80 ел элек дөньяны фашизмнан азат иткән совет солдатларының батырлыгы бүген дә яшәвен дәвам итә.
«Дорогами героев» җыентыгына (аудиоязма белән) фронтовик язучыларның, шулай ук замандаш әдипләребезнең 1812 елгы Ватан сугышы, Бөек Ватан сугышы, локаль конфликтлар һәм махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыкларны тасвирлаган әсәрләре кергән.
Ризван Хаҗиевның «Биек Татрлар хәтерли» китабында Бөек Ватан сугышы чорындагы реаль вакыйгалар һәм реаль шәхес – башкорт разведчигы Вафа Әхмәдуллин язмышы бәян ителә.
Фатих Кәримнең «Җиңү җыры» җыентыгына ике югары хәрби орден белән бүләкләнгән һәм 1945 елның 19 февралендә, җиңүгә санаулы гына көннәр калганда һәлак булган фронтовик-шагыйрьнең шигырьләре туплап бирелде.
«Фронт реликвияләре» җыентыгының нигезен 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең хатлары, шулай ук Башкортстан Республикасының Милли архивында сакланган истәлекләре тәшкил итә.
Зәйнәп Биишеваның «Партизан малай» китабында ике егетнең – белорус укытучысының улы Павлоның һәм башкорт хәрбиенең улы Ирекнең сугышчан дуслыгы турында сөйләнелә.
Зөһрә Котлыгилдинаның «Без – сугыш балалары» дигән китабында сугыш балаларының – балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән йөздән артык кешенең истәлекләре тупланды.
Фото: «Китап-Байрам» III халыкара китап ярминкәсенең оештыру комитеты.