Башкортстанда ничә ветеран бар?

#Победа80 Бу хакта Социаль фондта яхшы беләләр.

Башкортстанда ничә ветеран бар?Башкортстанда ничә ветеран бар?
Башкортстанда ничә ветеран бар?

Русия Социаль фондының Башкортстан бүлеге Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан республикада яшәүче 7200 дән артык ветеранга өстәмә акча күчерде. Түләүләр гаризасыз билгеләнде һәм апрель пенсияләре белән бергә тапшырылды. Барлыгы 2267 ветеран 80 мең сум күләмендә түләүләр алды. Алар арасында:

– 112 Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм инвалидлар;

– Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм инвалидларның 2 меңнән артык тол хатыннары;

– Ленинград блокадасын кичергән, камалышта калган Севастопольдә һәм Сталинградта яшәгән һәм балигъ булмаган концлагерь тоткыннары. Алар барлыгы 95 кеше.

4951 кеше 55 мең сумлык юбилей түләвен алганАлар Бөек Ватан сугышы чорында кимендә алты ай тылда хезмәт итүчеләр, шулай ук сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән гражданнар һәм балигъ яшендәге концлагерь тоткыннары.

Шулай ук 112 Бөек Ватан сугышы ветеранына һәм инвалидына Русия Социаль фондының Башкортстан бүлеге Җиңү көне уңаеннан ел саен бирелә торган 10 мең сум акча күчергән. Бу хакта бүлек идарәчесе Фәнил ВАХИТОВ хәбәр итте.

Чыганак: Русия Социаль фондының Башкортстан бүлеге матбугат хезмәте.

Башкортстанда ничә ветеран бар?
Башкортстанда ничә ветеран бар?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас