Барлык яңалыклар
10

Уфа хосписы ярдәм кабул итә

Изге Рамазан ахырына якынлаша. Фитр һәм фидия сәдакалары – мохтаҗлар өлеше. Аларны кемгә һәм кайда күчерергә белмисезме? Уфа хосписы ярдәм көтә!

Уфа хосписы ярдәм кабул итә
Уфа хосписы ярдәм кабул итә

Хоспис быел 300 000 сум өстәмә акчага мохтаҗ. Бу медицина материалларына, махсус туклануга һәм  җиһазлар сатып алуга кирәк.

Иганәчеләр Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте билгеләгән фитр-садака һәм фидия күләменә йөз тота ала.

Быел фитр-садака күләме 200 дән 1100 сумга кадәр (мөмкинлекләргә карап) билгеләнгән. Фидиянең, ягъни ураза томаган өчен  түләү - көненә  400 сум (бер ай ураза тотмаган кеше 12 000 фидия сәдакасы түли була), ә финанс кыенлыклары булган кешеләр өчен бу сәдака көненә - 200 сум.

Сәдака турында Коръән Кәримдә болай диелә: "Мал-мөлкәтен төнлә дә, көндез дә ачыктан-ачык һәм яшерен рәвештә корбан итүчеләр Аллаһтан әҗерләрен табарлар" (Коръән 2:274).

Хосписның контактларын аның рәсми сайтыннан табарга була: https://ufahospice.ru/

Уфа хосписы ярдәм кабул итә
Уфа хосписы ярдәм кабул итә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: