Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
24 февраль , 19:28

«Атнабайдан хикмәтле сүз»

"Нур" театрында Әнгам Атнабайның тууына 97 ел тулуга  багышланган чара узды.

«Атнабайдан хикмәтле сүз»
«Атнабайдан хикмәтле сүз»

“Атнабайдан хикмәтле сүз” китабының исем туен көтеп алган кешеләр җыелган иде театр бинасында.  Бу китапның авторы – Факил Морзакаев, басмага әзерләүче редакторы – Динә Морзакаева. Китап татар һәм башкорт телләрендә басылды.

Кичә чын-чынлап китап бәйрәменә әверелде. Бәйрәмне үз чыгышлары белән  күренекле шәхесләр бизәде.  Алар арасында: Динә Морзакаева; Башкортстан язучылар берлегенең татар бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Сөләйманов; билгеле шагыйрә һәм журналист Гөлфия Юнысова; Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин; язучы һәм галим “Әнгам Атнабай” китабының авторы Рәиф Әмиров; Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе урынбасары, доцент, “Сез белмәгән Атнабай” (2023 ел) китабының авторы Альбина Хәлиуллина.

“Нур” театры артистлары да чарадан читтә калмады, Әнгам Атнабайның шигырьләрен укыдылар.

Әлббәтә Атнабай сүзләренә язылган җырлар да яңгырады, искиткеч моңга ия булган “Асыл Сәхибҗамаллар” вокаль ансамбле  һәм автор-башкаручылар Резида Шәрәфетдинова, Резида Сабитовалар кичәне музыкаль яктан да бизәде.

Бәйрәм Әнгам Атнабайның “Ул кайтты” спектаклен карау белән тәмамланды.

«Атнабайдан хикмәтле сүз»
«Атнабайдан хикмәтле сүз»
Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас: