

Башкортостанга инде 10 нчы, юбилей «Финист» очып килде. Яңа биш вагонлы электр поезды республикадагы төп маршрутлар буенча йөриячәк.
"Исегезгә төшерәм, бездә «Финист»лардан тыш, «Карлыгачлар» һәм «Кыр карчыгалары» бар. Алар Башкортстанны башка төбәкләр — Ырынбур, Чиләбе, Самара өлкәләре белән тоташтыра, республика халкын һәм кунакларын «башкорт радиуслары»ның төрле юнәлешләре буйлап йөртә.
Россия тимер юллары һәм Куйбышев тимер юлы җитәкчелегенә ярдәмнәре һәм уртак эш өчен рәхмәтемне белдерәм. Хәзерге заман шәһәр яны поездлары — чыннан да кирәкле транспорт, ә иң мөһиме — уңайлы һәм куркынычсыз. Алар күбәйсен иде,"- диде республика башлыгы.